Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Тукранбаш - күп чирдән дәва ул

Ак тукранбашның үзенчәлеге – аның кан сыеклатуында. Әлеге чәчәк тромбоз һәм варикоз авыруыннан профилактика булып тора. Ә инде кызыл чәчәклесе онкологиядән ярдәм итә.

Тукранбаш гинекологик авырулар вакытында хатын-кызларга хәлне җиңеләйтергә булыша. Аны кушып ясалган төнәтмәләр һәм чәйләр гормональ фонны тигезли һәм авыртуны киметә. Климакс вакытында да хәлне җиңеләйтә.

Бу үсемлекнең ирләр организмына да файдасы зур. Тукранбаш табигый афродизиак булып тора. Даими кулланганда, чәчәк потенцияне яхшырта. Аның кан тамырларына уңай йогынтысы ирләрне инфаркт һәм инсульттан саклый.

Халык медицинасында бу чәчәк нигезендә ясалган дарулар киң кулланыла. Ул иммунитетны күтәрә, организмны чистарта, бавырга бик файдалы, ялкынсынуны киметә, инфекциягә каршы көрәшә, метоболизмны яхшырта, кан тамырларын ныгытып, йөрәк авыруларын кисәтә, шулай ук, холестериннан файдалы, чәч һәм тире халәтен яхшырта, псориаз, гөмбәчекләр һәм экзема булганда зарарлансызландыра, ялкынсынуга каршы көрәшә.

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт дару үләннәре