Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Үзеңнекенә җитми

«Бүген ике суыткычым да ризык белән шыплап тулган». - ди Гөлчәчәк Садретдинова.

Без хатын-кызлар өй җылысын саклар өчен, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп якыннарыбызны сыйлар өчен яратылган затлар. Җәй-көз безнең иң кызу эш чоры. Компотын ябасың, тегесен-монысын тозлыйсың, кышка төрле салатлар, кабымлыклар ясыйсың, кайнатмасын әзерлисең, җимешләрен катырып суыткычка тутырасың... Мактанып әйтүем түгел, Аллаһка шөкер дим, бүген ике суыткычым да ризык белән шыплап тулган. Инде шуларны күңел тынычлыгы белән, барыбыз да исән-сау булып, тыныч илдә куанып ашарга гына язсын берүк.

Чыннан да, ул суыткычта ниләр генә юк! Бер-ике бүлегендә иттарткычтан чыгарылган, шикәр комы белән бутап кына куелган җимешләр тулы шешәләр, берсендә катырылган җиләк-җимеш, берсендә бройлер, мулард итләре, берсендә сыер ите, берсендә аш тәмләткеч үләннәр, кышкылыкка мунча чабынырга дип полиэтиленга төреп тутырган себеркеләр, гөмбәләр һәм тагын әллә ниләр... Барысы да кирәк, барысы да файдага яраклы! Инде ярый банка-банка компот, салат, кабымлыкларны куярга гаражыбыз бар. Андагы базга үзең җәй буе чүбен утап, сулар сибеп, карап үстергән кишер, чөгендер, бәрәңгеләр төшеп утыра. Бәрәңгедән үсүче чәчәк орлыклары да шунда ук сыя. Үзең үстергән, үзең әзерләгән ризыкның да тәме үзгә шул аның. Бернинди консервантсыз, агусыз ич алар. Шул бәрәңгегә генә, ничарадан бичара дип, колорадо кортларына каршы агу сибелә инде.

Бәрәңге димәктән, без ел да бәрәңгене иртә утыртабыз. Көннәр кыз-дыра башлаганчы, җирнең дымы саклансын өчен шулай эшлибез. Быел да бәрәңгеләребез алдан җитеште, җәй уртасында без инде рәхәтләнеп яңа бәрәңге ашый башладык. Әле бакчабыздагы суганнарны алгач, алар урынына да эксперимент өчен бәрәңге төрткән идек. Ни күрик, атна үттеме-юкмы, бәрәңгеләребез тишелеп тә чыкты. Былтыр мәктәпне тәмамлаучы улым да булганга, биреп җибәрергә кирәк булыр дип салатлар шактый ясаган идем, шөкер, барысы да ашалып бетте. Шуңа күрә быел да вакыт булган саен лечосын, борщын, щиен, помидорын, кыярын ябарга тырыштым. Кайбер көнне безнең өй яшелчә складын хәтерләтә башлый. Табак-табак суган, сарымсак, кишер, чөгендер, бәрәңге, помидор, кыяр, ташкабак, кәбестә, алма, слива һәм тагын әллә ниләр кухнядан ишек төбенә хәтле сузыла. Төн йокыларын калдырып булса да эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күргәч, рәхәт булып китә тагын үзе. Ни дисәң дә, кунак-төшем килсә дә, үзеңә дә өстәлгә куяр ризыгың мул булу олы куаныч бит ул. Күчтәнәчкә биреп җибәрергә дә рәхәт. Беләм, күп кеше үз-үземне бетермим әле дип, хәзер кибеттән әзер азык-төлекне ашауга күчеп бара. Тик, алда әйткәнемчә, кайда, нинди ысул белән ясалганын да белми ашауга караганда, үзең әзерләп ашаган чиста, хәләл ризыкка җитми инде!

Гөлчәчәк Садретдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев