Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдән чаллылыларның социаль пенсияләре арттырылачак

Социаль пенсияләрне индексацияләү, узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдә башкарыла.

2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде, бу 2021 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы күләменең 2020 ел өчен шул ук зурлыкка чагыштырмасы.

2021 елда Президент тарафыннан кабул ителгән яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр шулай ук 8,6%ка индексацияләнә.

Яр Чаллыда апрель ае индексациясе социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр алучы 9900гә якын кешене колачлаячак.

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзалары тора.

Социаль пенсияләрне алучыларга төрле шартлар аркасында иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажы булмаган, туендыручысын югалткан, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары билгеле булмаган балалар керә.

«Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына үткәреләчәк. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнашу факты индексациядән генә түгел, ә бөтенләй пенсиядән дә мәхрүм иттерә, чөнки аны пенсионер хезмәт иткән вакытта туктатып торалар», – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы