Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 октябрьдән кемнәрнең пенсиясе индексацияләнә?

4,5 процент урынына 5,1 процентка арттырылачак.

2024 елның 1 октябреннән Россиядә хәрби пенсионерларның пенсиясе элегрәк планлаштырылган 4,5 процент урынына 5,1 процентка арттырылачак. РФ финанс министры Антон Силуанов май аенда ил Хөкүмәте утырышында шулай дип белдергән иде. 

«Без агымдагы елның 1 октябреннән пенсияне 4,5 процентка индексацияләргә планлаштырган идек. Ә инфляция фаразларына төгәллек кертүгә бәйле рәвештә, пенсия исәпләү механизмына да тиешле үзгәреш кертергә тәкъдим ителә», - дип искәртте финанс министры әзерләнгән закон чыгару тәкъдимнәре хакында сөйләгәндә. «Ягъни пенсионерларга, инфляция фаразларына төгәллек кертүне исәпкә алып, тагын да югарырак пенсия түләнәчәк», - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев