Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк: акчамы яисә дарумы?

Сәламәтлеге буенча федераль ташламага ия булучылар 1 октябрьгә кадәр бер карарга килергә тиеш: икенче елга социаль хезмәтләр җыелмасын ниниди формада алырга? Дарулар беләнме, акчалатамы?

Федераль ташламаларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизм концлагерьларының балигъ булмаган тотканнары, радиациядән зыян күрүчеләр ия.
– Бүгенге көндә Чаллыда дәүләт социаль ярдәменнән 37904 кеше файдалана, – ди Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов. – Шуларның 23535 аны акчалата рәвештә алуны кулай күркгән. Элекке еллар белән чагыштырганда, әлеге сан әзрәк. Соңгы вакытта шәһәрдәшләребез дарулар белән алырга тырышалар.
Социаль пакет ул – социаль хезмәтләр җыелмасы, бер айга аның күләме 1211 сум 66 тиен тәшкил итә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора:
– рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануына кертелгән махсус продуктлар – 933 сум 25 тиен;
– төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама – 144 сум 37 тиен;
– дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү – 134 сум 4 тиен.

– Без шәһәрдәшләрне социаль пакеттан баш тартканчы, төптән уйлауларын, дәвалаучы табиб белән киңәшләшүен сорыйбыз. Чөнки хроник, шикәр диабеты авырулары, яман шеш кебек чирләр булганда, даруларга аена бик күп акча китә. Алай гына да түгел, бер ел эчендә үзгәрешләр булырга, авыру көчәергә, төрле өзлегүләр, яңа авырулар барлыкка килергә мөмкин, – ди Эдуард Рафаэлевич.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
– Акчалата алырга дип гариза язган кешеләрнең кайберләре дә кире уйлап безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Ләкин ел дәвамында системага кайту мөмкин түгел. 1 октябрьгә кадәр генә гариза язып, 2022 елга үзгәрешләр кертергә мөмкин, – дип аңлата Пенсия фонды җитәкчесе.

 

Нина Федорова, 67 яшь:
– Мин дүрт ел өченче группа инвалид. Социаль хезмәтләр җыелмасын да шул вакыттан алам. Акчалата эквивалентын алу турында уемда да юк, чөнки авыруым җитди, алга таба ничек буласын беркем дә әйтә алмый, – ди Нина Тимофеевна. – Ай саен яман шешкә каршы дарулар бирәләр. Минем өчен бу бик кулай, чөнки даруханәдә бәяләр дә артып тора, әлеге препарат булмаска да мөмкин.
Артем Галимуллин 59 яшь:
– Күзләрем начар күрә. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан кулланмыйм, акчалата алам. Миңа шулай яхшырак. Кыйммәтле дарулардан файдаланмыйм, кирәкле препаратларны үзем дә алам. Ә шифаханәгә юллама алу өчен чиратта озак торырга кирәк.  
Галия Сәлимгәрәева, 80 яшь:
– Ирем белән икебез икенче группа инвалид. Җиде ел социаль хезмәтләр җыелмасын алып килдек. Дөресен генә әйткәндә, даруханәдә булмаган даруларны көтә-көтә арып беттек. Шуңа күрә икенче елга әлеге пакеттан баш тартырга булдык. Бу яшьтә санаторийга да бара алмабыз инде.
Алсу Мирхәйдәрова, 45 яшь:
– Әнием беркайчан да социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмый. Берничә ел элек аңа инфаркт булган иде. Бу очракта акчалата сайлауны наданлык дип саныйм. Дөнья хәлен белеп булмый, кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин. Әгәр сиңа дәүләт өстәмә ярдәм күрсәтә икән, моның белән, һичшиксез, файдаланырга кирәк дип саныйм.

Сүз уңаенда, берничә ел дәвамында федераль ташламаларга ия гражданнар үз карарларын үзгәртмәгән икән, аларга гариза язарга кирәк түгел!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальные выплаты