Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сишәмбе конфликт һәм аңлашылмаучылык чыгу куркынычы бар!

10 – 16 июльгә йолдызнамә.

Үгезбозау. Иҗат һәм инновацион идеяләр өчен уңай чор. Дүшәмбе игелекле эшләрне башлау уңышлы булыр, бу көнне фатирыгызда ремонт башлау да әйбәт. Сишәмбе конфликт һәм аңлашылмаучылык чыгу куркынычы булыр. 

Игезәкләр. Бу атна сездән күбрәк җаваплылык сорый. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр яхшырыр. Мәхәббәт мөнәсәбәтләре көчлерәк булыр. Пәнҗешәмбе һәм җомга гадәти булмаган яңа идеяләр китерә ала. Шимбәне үзегезгә багышлагыз.

Кысла. Карьерада күтәрелә аласыз. Тәвәккәллек планлаштырган эшләрегезне тәмамларга мөмкинлек бирер. Җомга өй мәшәкатьләре һәм бакча эшләре өчен кулай. Шимбә – якын кешеләр белән аралашу өчен яхшы көн.

Арыслан. Бу атнада күбрәк эшләп, азрак сөйләгез. Атна башында кыска сәяхәткә яки командировкага чыгып китүегез ихтимал. Пәнҗешәмбе көнне җитәкчеләр белән очрашудан сакланырга тырышыгыз.

Кыз. Атна мәшәкатьле булырга мөмкин. Беренче чиратта мәҗбүри эшләр белән шөгыльләнегез, калганнарын әлегә калдырыгыз. Иң мөһиме – беркемне дә рәнҗетмәгез. Якшәмбе – атнаның иң уңайлы көннәренең берсе.

Үлчәү. Эшегезне күрерләр һәм билгеләп үтәрләр. Сишәмбе көнне яңа кешеләр һәм аларның оригиналь идеяләре сезгә кызыклы һәм күңелле танышулар вәгъдә итә. Дуслар чакыруыннан баш тартмагыз, алар белән күңелле вакыт үткәрегез. 

Чаян. Гамәлләрегезнең нәтиҗәлелеге артачак, бу хезмәт хакында да чагылырга мөмкин. Кирәкмәгән шикләрне кире кагыгыз һәм тормышыгызны яхшы якка үзгәртегез. Эштә һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучылыктан сакланыгыз.

Укчы. Атна икегә бүленәчәк: аның башы эшләрне тәмамлау өчен яхшы булыр, ә ахыры исә яңа башлангычларда уңыш китерәчәк. Дүшәмбе атнаның иң уңышлы көннәренең берсе булырга мөмкин. Ял көннәрен бакчада үткәрегез.

Кәҗәмөгез. Хәзер «яхшы ниятлеләр» киңәшен тыңларга кирәкми, интуициягезгә ышаныгыз. Тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе көттермәячәк һәм сез моны сизәрсез. Ял көннәрендә пляжда булыгыз, урманда йөрегез.

Сукояр. Атна башында идеяләр һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясамаска тырышыгыз. Аерылып торырга уйласагыз, сезне дөрес аңламаска мөмкиннәр. Үз эшегезне тыныч кына башкару яхшы. Хәзер бернәрсә дә үзгәртү вакыты түгел. 

Балыклар. Эштә югалып калырга ярамый, мөһим әйберләрне үтәүгә тотынмагыз, шуның белән сез сәламәтлегегезне какшатырга мөмкинсез. Проблемаларыгызны гадәти булмаган чишү юлын таба аласыз. Ялларны гаиләгез белән үткәрегез.

Кучкар. Бу атнада хезмәттәшләрегез һәм җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтелә. Бизнес-партнерлар белән элемтәләрне дәвам итегез, бу кызыклы перспективалар ачачак. Ялларны якыннарыгыз белән уздырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев