Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

10 яшьлек малай әбине кыйнады

Әлмәттә ышанмаслык хәл.

10 яшьлек малай 72 яшьлек хатын-кызны кыйнады. Сүгенеп сөйләшкәнен ишетеп, кисәтү ясаганы өчен. Малай башта рюкзагы белән суга, соңыннан этеп егып типкәли башлый. Видеосы интернет челтәрләрдә таралды.

Хокук сакчылары малайны тиз эзләп тапты. Пенсионерны кыйнаган малайның әнисе имин булмаган ана кеше буларак исәптә тора. Видеоролик интернетта таралганнан соң малай һәм аның абыйсы социаль приютка озатылды.  Зыян күргән хатын-кызнең кемлеге дә ачыкланды. Ул Әлмәт шәһәрендә яши, урамда йөргәндә үз-үзен агрессив тоткан малайга кисәтү ясаган булган. Моңа җавап итеп яшүсмер аңа рюкзагы белән суккан, этеп асфальтка еккан, аннары аяклары белән типкәләгән. 

Моңарчы әлеге малайны кыйммәтле самокат урларга маташканда поселокта яшәүчеләр дә тоткарлаган булган. Ул вакытта алар баланы кызганып полициягә хәбәр итмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев