10 көн чүлдә. "КАМАЗ-мастер" традицион раллида яңа йөк машинасы белән старт ала
1 июль көнне Омскида "Ефәк юл" халыкара раллиена старт алу тантанасы узды. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре китте.
Быел шәһәр, республика, ил данын К5 төркеменә кергән КАМАЗ-435091 яңа спорт йөк машинасы яклаячак. Чаллының әлеге яңа йөк машинасы өчен "Ефәк юл" раллие беренче олы сынау булачак.
"Ефәк юл" раллиеның йөк зачетында "КАМАЗ-мастер"ны Антон Шибалов, шулай ук Андрей Каргинов, Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Дмитрий Сотников, Богдан Кәримов һәм Сергей Куприянов экипажлары тәкъдим итәчәк, дип хәбәр ителә команда сайтында.
Фото: http://nabchelny.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев