Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

100 әбинең 3-се генә гаиләдә яши...

Шәһәрнең штаттан тыш гериатры Фәридә Шәрифуллина бәхетле картлык турында сөйләде.

Бәхетле картлык нинди була? Картаюның беренче билгеләре нинди? Чирләр геннар белән бәйлеме? Әлеге сорауларга «Исәнме, доктор» видеосәхифәсендә шәһәрнең штаттан тыш гериатры Фәридә Шәрифуллина җавап бирде. 

-    Картаюның күзгә күренеп торган беренче билгеләре нинди?  
-    Беренче билгеләрнең берсе – чәч агара башлау. Кайчакта 25-30 яшьтә дә чал төшә. Бу күренешкә җитди карарга кирәк. Картаю белән кешенең кан әйләнеше начарлана, тиресе шәлперәя башлый, биттә беренче җыерчыклар барлыкка килә. Ә кайберәүләрнең 50-не узгач та ак чәче булмый, йөзе дә матур кала. 

-    Ни өчен кемнеңер чәче иртә агара, кемнекедер соңрак?
-    Бу геннар белән бәйле. Кайбер кешеләр нәселләре белән иртә картаялар: чәчләре агара, тешләре коела, гомерләре дә кыска була. Икенче берәүләрдә озак яшәүчеләр гены күзәтелергә мөмкин, аларда картаю соңрак башлана.  

-    Мәгълүм булганча, кайбер чирләр нәселдән дә килә. Якын туганнарың арасында шикәр чирлеләр, йөрәк авырулылар бар икән, без моны кисәтү өчен нәрсә эшләргә тиешбез?
-    Илебездә кешенең гомерен озынайту өчен төрле чаралар булдырылган. Шуларның берсе – диспансеризация. Аны 18 яше тулган һәркем узарга тиеш. Тикшерү вакытында шикәргә, холестеринга кан бирәләр, электрокардиограмма узалар. Ирләр – урологка, хатын-кызлар гинекологка керә, барысы да флюорография уза. Бу мәгълүматны туплагач, кешенең нинди чирләр белән авырырга мөмкин булуын күрәбез. Әгәр аның холестерины югары икән: «Әти-әниең исәнме, әби-бабаң бармы?» – дип сорыйбыз. Кайберәүләр: «Әби-бабай күптән үлде, әти инсульт кичерде, әни инфаркт белән үлеп китте», –  дип җавап бирә. Менә бу факторларга 18 яшьтә үк игътибар бирергә кирәк. 

-    Холестерин күп булган очракта, тагын нинди авырулар килеп чыгарга мөмкин?
-    Холестерин күп булса, ул эчтән кан тамырларына утыра. Анда ялкынсыну барлыкка килә. Аннан соң ул өелә-өелә дә, тамырларыбыздан кан үтә алмый башлый. Әле үтә алмау бер хәл, ул өзелеп китеп башка, йөрәккә килеп эләгергә мөмкин. Бу инде инфарктка, инсультка китерә. Моңа бик нык басым ясарга кирәк. Соңгы елларда күп чирләрне инсульт белән инфарктка җиткермибез, кан тамырлары чистара. 

-    Холестерин бит әле ул аякларны да шештерә, башка чирләргә дә китерә. 
-    Әгәр кан басымыннан дару эчмәсәк, безнең йөрәк зур көчәнеш белән эшли, ул киңәя. Киңәйгәч, насос функциясен югалта, канны җыеп бетерә алмый, шул сәбәпле аяклар шешенә. Аны кыскача «ХСН» дип йөртәләр (хроническая сердечная недостаточность). Начар кан йөреше баш эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый: хәтер югала, фикер туплау авырлаша. Шуңа да бәхетле картлыкны яшьтән үк кайгыртырга кирәк. Дөрес тукланып, күп хәрәкәтләнеп, вакытында тиешле дарулар кулланып. 

-    Медицина күзлегеннән бәхетле картлык ул нинди була?
-    Минемчә, бәхетле картлык – 75-80 яшьләрдәге әби. Ул бөтен мәнфәгатьләрен дә үзе башкара, бөтен темаларга да сөйләшә ала. Илдә ни барганын да белә, күршеләре белән дә аралаша, үзенә кирәклесен кибеттән барып ала.  Кайбер әбиләр шундый актив, алар хәтта клубларга да йөри. 80 яшьтә елына ике тапкыр шифаханәгә йөри торган таныш әбиләр дә бар, алар үзләрен кайгырталар, көн дә җәяү йөриләр.

-    Җәяү йөрүнең мөһимлеген төрле илкүләм проектлар да ассызыклый. Берәр җирең авыртса да хәрәкәтләнергә кушалар. 
-    Әйе, әгәр кешенең аяклары авырта икән без салмак кына, әкрен генә, таяк белән булса да йөрергә кушабыз. Тротуарлар бөтен җирдә дә бар, паркларыбыз нинди!.. ГЭС бистәсендәге паркка керсәң, нарат исеннән дөньяң онытыла, шундый рәхәт. Әгәр без җәяү йөрибез икән, аяктагы кан тамырлары яхшы эшли, мускуллар хәрәкәтләнә. Шул рәвешле организмда шатлык гормоны бүленеп чыга, күңелләр күтәрелә, без үзебезне җиңел хис итәбез. Әмма бу даими булырга тиеш.

-    Мин үзем гомер буе үкчәле аяк киеме кидем, сизмәдем дә. Быел сиздерә башлады, аяк арый. Гаҗәп булды, кәефем төште. Бу да картаю билгесеме? 
-    Әгәр гадәти тормышта эшли алмый башлаган эшләрегез булса, ул әле сәламәтлек начарлану дигән сүз түгел. Әмма бу очракта табибка барып аякларны күрсәтергә кирәк. 45 яшьтән соң сөяк җиңеләя. Безнең сөякне төзи һәм вата торган күзәнәкләр бар, соңгысы олыгайган саен җиңә башлый. Д витаминына анализ, рентген кирәк. Без кальций булсын дип эремчек тә ашыйбыз, витаминнар да эчәбез, әмма организм аны үзләштерә алмый башлый. Әгәр нәселдә еш кулын сындыручылар булса да табибка әйтү мөһим. Дөрес дәваланып, моны туктатырга яки әкренәйтергә мөмкин.

-    Геннар буенча, әгәр бала әнисенә охшаса – әнисенең, әтисенә охшаса әтисенең чирләре очрый дигән фикер дөресме?
-    Олыларны мин балалары белән бергә килергә чакырам, ата-анасына карап, балаларында нинди чир булганлыгын әйтә алам. Минем күзәтүләрем буенча, күп чир нәселдән килә. 

-    Гаилә белән яшәү гомер озынлыгына тәэсир итәме? 
-    Мин һәрчакта да: «Сез үзегез генә яшисезме, гаиләгез бармы?» – дип сорыйм. 100 әбинең 3-се генә гаиләдә яши. Мин картлар йортында да консультацияләр бирәм. Аннан кайткач кәефем корыла, елыйсым килә. Әби-бабайлар үз өендә оныклары белән аралашса, озаграк яши. Хастаханәдә ята торган әбиләрнең гаиләле икәнен бер чакрым алдан күрәм. Аны  яраталар, ул янып тора, эченнән бәхет ташып тора, чирләп килсә дә. Ә калганнары моңсу, алар нәрсәләрендер югалткан шикелле, бөтенесенең дә өйләренә кайтасы килә. Картлыкта кайсы балаң белән бергә буласын уйларга, сөйләшергә, әзерләнергә кирәк. Әти-әниеңне ничек карасаң, балаларың да сине шулай хөрмәт итәр.  
-    
Әңгәмәдәш – Резидә Юсупова
Газета өчен Гүзәл Шиһапова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев