Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 – 18 июньгә йолдызнамә. Кызлар, кеше рәнҗетүдән сакланыгыз!

Кучкар. Бу атнада ял итү турында онытмагыз, бер атналык ял алып, диңгезгә барырга кирәк. Ул көч тупларга ярдәм итәчәк. Атна ахырында сезнең эшкә сәләтегез дә артачак. Планнарыгызны тормышка ашыра алырсыз. Кичләрен исә дуслар арасында ял итү яхшы булыр.

Үгезбозау. 
Дүшәмбе көнне сак булыгыз, сөйләмегезне күзәтегез, югыйсә җитәкчеләр белән конфликтлы хәл килеп чыгарга мөмкин. Якын кешеләргә күбрәк игътибар бирегез, аларга сезнең ярдәмегез кирәк, ләкин аларга бөтен проблемаларыгызны сөйләп бетермәгез. 
Игезәкләр. 
Хәзерге вакытта ниндидер шартларга каршы тору һәм берәр нәрсәне үзгәртергә тырышуның мәгънәсе юк. Хәзер агым буенча йөзү яхшырак. Һәм тиздән барысы да сезнең файдага булырга тиеш. Сезнең яраткан теләгегез тормышка ашачак. Иҗади эш сезнең кәефегезгә уңай йогынты ясар. 
Кысла. 
Уйламыйча эш итүдән һәм кискен сүзләрдән сакланыгыз. Соңыннан аралашырга тиешле кешеләр турында дөрес күзаллау өчен сезнең тирә-юньне күзәтү яхшы булыр. Ял көннәрендә тормышның мәгънәсе турында уйларга кирәк: сезгә гадәти әйберләрнең яңа мәгънәсе ачылырга мөмкин.
Арыслан. 
Бу атнада иң дөрес ысул: күбрәк эшләү – азрак сөйләшү. Бу сезнең кәефегезгә туры киләчәк. Атна башында кыска сәяхәткә чыгып китүегез яки командировкага баруыгых ихтимал. Пәнҗешәмбе көнне җитәкчеләр белән очрашудан сакланырга тырышыгыз.
Кыз. 
Гомумән алганда, атна бик мәшәкатьле һәм шау-шулы булырга мөмкин. Беренче чиратта, мәҗбүри эшләр белән шөгыльләнегез, калганнарын әлегә калдырыгыз. Иң мөһиме – беркемне дә рәнҗетмәскә. Якшәмбе – атнаның иң уңайлы көннәренең берсе, барлык эшләр дә уңышлы булачак.
Үлчәү. 
Сишәмбе көнне яңа кешеләр һәм аларның оригиналь идеяларе белән бик күп кызыклы һәм күңелле танышулар булачак. Дуслар чакыруыннан баш тартмагыз, күңелле итеп вакыт үткәрегез. Ял көннәрен үзегезгә багышлагыз, берәр кайда барыгыз, урманга, саф һавага чыгыгыз. 
Чаян. 
Йолдызлар вәгъдә иткәнчә, сезнең гамәлләрегезнең нәтиҗәлелегедә, хезмәт хакыгыз да  сизелерлек артачак. Сез күп эшләргә өлгерерсез. Кирәкмәгән шикләрне кире кагыгыз һәм тормышыгызны яхшы якка үзгәртегез. Эштә һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. 
Укчы. 
Дүшәмбе атнаның иң уңышлы көннәренең берсе булырга мөмкин. Чәршәмбе көнне эшлекле очрашулар билгеләргә кирәкми, аларны ялгыз эшләү яхшырак. Ял көннәрен дачада үткәрегез.
Кәҗәмөгез. 
Хәзер «яхшы ниятлеләр» киңәшен тыңларга кирәкми, интуициягезгә ышаныгыз. Тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе көттермәячәк һәм сез моны үзегез дә сизерсез. Ял көннәрен пляжда үткәрегез, урман буйлап йөрегез.
Сукояр. 
Атна башында идеяләр һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясамаска тырышыгыз. Әгәр дә сез шул рәвешле аерылып торырга уйласагыз, сезне дөрес аңламаска мөмкиннәр. Үзеңә артык проблемалар тудырырга кирәкми. Үз эшеңне тыныч кына башкару яхшырак. Хәзер нәрсәдер үзгәртергә вакыт түгел. 
Балыклар. 
Җитәкчеләр яки гаилә әгъзалары белән җитди бәхәсләшмәс өчен, бу атнада бөтен дипломатиягезне эшләтеп җибәрергә кирәк. Сез үз проблемаларыгызны гадәти булмаган юл белән чишәргә мөмкинсез. Ялларны бары тик үзегезгә багышлагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев