Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 октябрьдә Чаллыда өмә була

«Чаллы чисталыгы, төзеклеге белән аерылып торды. Шәһәрбезне чиста, матур итүгә шәһәрдәшләр үз өлешләрен кертергә тиеш», - диде мэр.

1 октябрьдә шәһәрдә чистарту һәм яшелләндерү буенча  көзге санитар-экологик айлык башланды.  Территорияләр чүп-чардан, корыган яфраклардан арындырыла, агачлар һәм куаклар тәртипкә китерелә. Барлыгы 2350 яңа агач һәм куак утыртылды. 

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев предприятие һәм оешма җитәкчеләрен территорияләрне кышка әзерләргә, эскәмия, фонарьләрне, балалар мәйданчыкларын тикшерергә, яңгыр сулары коеларын чистартырга, бозлавыкка каршы матдәләрне җитәрлек итеп әзерләргә кушты.  

«Агачлар утырту, территорияләрне корыган яфраклардан, чүп-чардан чистарту өчен һава торышы әйбәт. Көзен күбрәк эшләсәк, яз һәм җәй шәһәребез матур булачак. Яр Чаллы чисталыгы, агачларның күплеге белән аерылып торды. Беренче төзүчеләрдән калган традицияләрне лаеклы дәвам итәргә кирәк. 2025 елда чәчәкләр белән бизәү, кашполар саны артырга тиеш», – дип ассызыклады мэр Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник өмә