Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Мошенникларга ятьмәсенә Түбән Камада яшәүче 15 яшьлек үсмер кыз эләккән. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, мошеннник аферист кызга Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хезмәткәре исеменнән шалтыраткан. Ул аларның гаиләсе турында мәгълүматларны урларга җыенуларын әйткән.
Кыз, аферистның кушуы буенча, өйләрендәге бөтен акчаны, кыйммәтле бизәнү-ясану әйберләрен рюкзакка салып, мошенник әйткән урынга килгән һәм «Зайчик» кодын әйтеп, рюкзагын курьерга биргән.
Аферистлар кармагына эләккәнен аңлагач кына кыз бу хәлләр турында әти-әнисенә сөйләгән.
Хокук саклау органнары мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: ясалма интеллект иҗаты
Нет комментариев