16 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
16 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез.
Көндез урыны белән кар явачак, буран булырга мөмкин. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13˚, көнчыгыш районнарда -17˚, көндез -3..-8˚. Юлларда бозлавык.
Сишәмбе, 16 ноябрьдә, Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар, буран. Төнлә җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, көндез көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -12..-17˚. Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев