16нчы июндә Татар КВНына нигез салучы Фәридә Таштабанова кубогына ярыш узачак.
54 белән 84 тә татарча шаярталар
“Нур” яшьләр үзәгендә Татар КВН “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН зона лигасы мәктәбе үтте. Анда югары класс укучылары, студентлар катнашты. Алар команда белән эшләү, татарча мәзәкләр язу, сәхнәдә үз-үзеңне тоту серләренә өйрәнде. Соңгы көнне командалар “Визитка” һәм “Фоторазминка” конкурсларында көч сынашты. Уеннарга бәяне шәһәр башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча баш белгече Надежда Гараева, “Нур” яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Резеда Тукранова, “Әйдә, ШаяРТ”ның баш редакторы, Чаллы КВНы президенты Руслан Харисов, Татар Драма театрының директор урынбасары Рәсим Хафизов бирде.
“Иң яхшы актриса” исемен 54 гимназиянең “3Д” командасы кызлары алды. “Иң яхшы актер” - Тукай районы җыелма командасыннан Рамил Вэгидуллин. “Иң шәп мәзәк” дип 84нче лицейның “депутат турында мәзәге” табылды.
2 урында – 54нче гимназиядән “3Д” командасы;
1 урында – 84нче лицейдан “Ике татар”;
Гран – при –Тукай районы җыелма командасында.
16нчы июндә Татар Драма театрында Татар КВНына нигез салучы Фәридә Таштабанова кубогына Чаллы һәм якын - тирә район командалары арасында ярыш узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев