Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

17 – 23 апрельгә йолдызнамә

Кучкар. Атна башында ук сезнең эшегез ик күп булачак. Ял итү турында хыялланырга гына кала. Аеруча глобаль проблемаларга игътибар итү яхшы. Ял көннәрендә исә сез ниндидер сер белерсез яки зур гаилә проблемасыннан арынырсыз.

Үгезбозау. Сишәмбе көн атнаның иң уңышлы көне булыр. Чәршәмбе бик күп очрашулар һәм сөйләшүләр булуын вәгъдә итә. Сак булыгыз: бөтен кешегә дә ышанып бетмәгез! Ялларны гаиләгез белән уздырыгыз. 

Игезәкләр. Бу атнада сезне кызыклы очрашу һәм танышу көтә. Хыялыгызны тормышка ашырыгыз. Әле вакыт бар, бераз соңрак дигән сүзләрне онытыгыз! Бүген яшәгез! Гаиләгез дә сезнең игътибарга мохтаҗ булыр. 

Кысла. Бу атнада кәефегез яхшырыр һәм перспектив планнар барлыкка килер. Активлык һәм максатчанлык күрсәтегез, бары тик шул вакытта гына үз дигәнегезгә ирешерсез. Шимбә көнне уйламаганда гына берәр сәфәргә чыгып китегез. 

Арыслан. Йомшаграк эш итегез, игелеклерәк булыгыз, ачуны мәрхәмәтлелеккә алмаштырыгыз, бу сезгә дә, тирә-юньдәгеләргә дә җиңеллек китерәчәк. Атна уртасында сезне уңыш көтә. Ял көннәрен якын кешеләрегез белән үткәрегез. 

Кыз. Сезгә чыдамлык һәм төгәллек кирәк булачак. Планлаштырган эшләрнең бер өлешен булса да тормышка ашырырга кирәк. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кешеләр белән азрак аралашу яхшы. Җомга яңа эш башлау өчен уңайлы көн булыр. 

Үлчәү. Бу атнада эштә килеп туган катлаулы ситуацияләрне чишү мөмкинлеге булачак. Сезне шәхси тормышта күңелле һәм романтик очрашулар көтә. Якшәмбе көнне дусларыгызга кунакка барыгыз.

Чаян. Бу атнада гадәттән тыш хәлләр булырга мөмкин, сез аларны тапкырлык һәм тәвәккәллек ярдәмендә җиңә алырсыз. Һәр бәхәстән сез җиңүче булып чыгачаксыз. Ял көннәрен өйгә һәм балаларга багышлагыз, ял итү өчен дә вакыт табыгыз.

Укчы. Уңышлы вакыт. Шуңа күрә идеяләрегезне һәм ниятләрегезне тормышка ашырыгыз, сүзләрдән эшкә күчегез. Конструктив тәнкыйтьне объектив кабул итәргә һәм хаталарыгызны төзәтергә тырышыгыз. Ял көннәрендә сезне кызыклы сәяхәт көтә.

Кәҗәмөгез. Эш турында күбрәк уйлау яхшы. Ә тагын да яхшырагы – кичектергесез эшләрне хәл итү. Үз-үзегезгә артык ышанмагыз, дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегезнең киңәшләрен ешрак тыңлагыз. Атна уртасында эштә ниндидер үзгәреш булырга мөмкин.

Сукояр. Көчле кешеләрнең көтелмәгән яклавы сезгә уңышка ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Ә менә шәхси тормышта өмет өзелүләр дә юк түгел. Сез дөрес юл сайладыгыз микән? Якшәмбе көнен үзегезгә багышлагыз. 

Балыклар. Бу атнада эштә яхшы перспективалар бар, әмма соңгы сынауны үтәргә кирәк, ә моның өчен максималь көч кую мөһим. Җомга көнне якын кешеләрегез күңелле хәбәр әйтер. Ә төп мәшәкатьләр һәм төп казанышлар сезне өйдә көтәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев