2 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

2 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

2 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

Төньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -7..-12˚, аязганда -17˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык. 

2 мартта Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяктан, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12˚, аязган вакытта -17˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-5˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев