Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

20 яшьлек фермер токымлы тавыклар үрчетә

«Кош-кортларымның хәтта кыткылдавы да матур», - ди ул.

Тукай районының Сосновый Бор посёлогында 20 яшьлек фермер яши. Кулына сәнәк тоткан, фуфайка кигән, көнен сарайда уздыручы егет күз алдына килеп бастымы? Таһир Салихов андыйлардан түгел. Көненә ярты сәгать кенә эшлим, ди. Сирәк токымлы тавыклар үрчетә ул. Ниндиләре генә юк! Хәтта песи урынына тота торганнары да.

«Тавыклар назлаганны ярата»
Таһир Салиховны районда гына түгел, Татарстанда да беләләр. Тавык йомыркаларына хәтта Новосибирскидан заказ бирүчеләр дә бар. Без дә яшь эшмәкәргә кунакка барып кайтырга булдык. Килү белән Таһир сарайга алып кереп китеп, экскурсия уздыра башлады.
«Монысы павловский токымлы тавыклар. Болары билефельдер, пушкинский, Кытай шелковый токымлылары...» – дип санап китте. Исеңдә калдырырга гына җитеш. Һәркайсы аерым бүлмәдә. Хуҗалыкта җиде токымлы 70тән артык тавык. Моннан тыш, фазаннары да бар. Алары да дүрт төрле. 
Каян шундый кызыксыну яшь кенә егеттә? «Гади тавыклар ялкыта башлады. Кешеләр хәзер матурлыкка омтыла. Бакчаларында, шәхси йортларында токымлы кош-корт үстерәселәре килә», – ди Таһир. 
Әйтик, Азия кәрлә тавыклары бөтенләй йомырка салмый диярлек. Аз ашыйлар, аз эчәләр. Әмма кечкенә һәм матурлар, кыткылдаулары да үзенчәлекле. Аларны эт-песи урынына тоталар икән.
Башларына бүрек кигән, йомшак каурыйлы Кытай тавыклары да популяр. Аларның итләре кара төстә, ә йомыркаларында аминокислоталар күп. Кытайда аларны ризык итеп куллансалар, бездә матурлык өчен алалар. Тавыклар үзләре дә назлаганны, кулга алганны яраталар. Шулай ук пушкинский, павловский, загорская, лососевая токымнарын сораучылар да күп, ди фермер. Токымына карап, елына 180-150 йомырка салалар. Леггорн дигәннәре көн саен диярлек 300-330 йомырка сала.

«Укуны ташлап, эш башладым»
Таһир балачактан авылда сыер, сарык, каз-үрдәкләр карап үскән егет. Башта «Татарстан» совхозы посёлогы мәктәбендә укыган, алтынчы сыйныфтан – Актаныш интернатында. Ике ел элек Чаллы педагогия университетының тарих факультетына укырга кергән. Ташлап, физкультура һәм спорт факультетына күчкән. Әмма анда да озак укый алмаган. 
«Тарих факультетында укыганда археологик түгәрәккә язылдым. Автомәктәпкә, мәдрәсәгә дә йөри башладым. Эшләргә дә ният бар иде. Вакыт җитми. Чыдамадым. Приоритетларны дөрес куярга кирәк дигән фикергә килдем. Мәдрәсәдә укыйсым килә иде. Шуңа күрә туган ягыма кайтып хәләл бизнес оештырырга булдым. Әтием ярдәм итте», – ди Таһир. Әтисе дә хайваннар, кош-кортлар ярата икән. Йорт салганда ук ул сарай күтәреп куйган булган. Токымлы тавыклар үрчетергә уйлагач, сарайны тиешенчә җайлаштырып, бүлмәләргә бүлеп ясаганнар. 
Хәзерге вакытта Таһир Әҗмәкәй юлында мичләр, мунча кирәк-яраклары сатучы кибеттә дә эшли. Кичке якта Чаллыдагы «Ак мәчет»кә укуга ашыга. Тавыкларны кем карый дигәч, аларга да вакыт кала, ди. 
«Әни кибеттә сата, әтинең үзенең кибете. Сарай тулысынча минем өстә. Токымлы тавыкларның шул ягы яхшы – алар аз ашыйлар. Бер тапкыр комбикорм салсаң, көне буена җитә. Телисең икән, 2-3 көнгә Казанга да чыгып китәргә була. Фазаннарга бер чиләк салсаң, бер атнага җитә. Асларын гел чистартып торасы да юк», – ди. 

«Йомырка сораучылар күп»
Таһир кош-корт асрау белән әле бер ел гына шөгыльләнә. Хобби буларак башланган эшенең нәтиҗәсе дә юк түгел. Елына 500 мең сумнан артык табыш алган. Хәзер бизнесын ничек тә саклап калу һәм тагын да үстерү бурычы тора. Автоматлаштырылган ризык савытлары, су эчертү җиһазлары урнаштырмакчы. Ерак түгел әбисенең сарае бар икән. Анда да кош-кортлар асрарга хыяллана. Инкубатор белән чебешләрне үзе чыгара. Быел ике төр – билефельдер һәм павловский токымы чебешләрен куйган. 
«70тән артык йомырка куйган идем, 21 көннән чебешләр борын төртә башлады. Бер көнлек чеби 200-220 сумга төшә. Шуннан һәр көн 5-6 сумга арта бара. Йомыркаларын сатып алып, үзләре инкубатор ярдәмендә чыгаручылар да күп. Бер йомырка бәясе 90 сумнан 120 сумга кадәр», – ди. 
Ә менә тавыкларны сату кулай түгел, ди яшь фермер. Аларны ит бәясеннән сатарга туры килә.
«Кытай шелковая токымлы тавыкны 2500 сумга сатарга була әле. Ә билефельдерны юк. Ул үскәнче 1 мең сумлык комбикорм ашый. Аны 1 меңгә сатып җибәреп булмый бит. 2500 сумга да сатып булмый. Аны кем алсын?» – ди. 

«Мин атеист идем»
Бизнестан тыш, Таһир ислам динен таратуга да үз өлешен кертергә тели. Дәгъвачы, укытучы буласым килә, ди. 
«Әбием динле иде. Җиде яшьтән үк мине мәчеткә йөртте. Гарәп хәрефләрен, намаз тәртибен өйрәндем. Әмма кыстаганга гына йөрдем, күңелемдә мин атеист идем. 11нче сыйныфны тәмамлагач, корбан гаете вәгазен тыңларга җибәрделәр. Имам ахирәт, җәннәт турында шулхәтле ышанычлы итеп сөйләде. Миңа бу, әлбәттә, ошамады. Аның әйткәннәрен кире кагасым килде. Дәлилләр табу максатыннан дини китапларга күз салдым. Шул ук көнне аның сөйләгәннәренең чын булуына инандым һәм динне кабул иттем. Берничә ай элек әни дә миңа карап намазга басты», – ди. 
Бизнесын да Таһир ислам кануннары буенча алып барырга тели. Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр турында сүз кузгаткач, алырга ашыкмыйм, тикшерергә кирәк, шартлары дингә каршы булмасын, ди. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев