20 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
20 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар явачак.
Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез -3..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Шимбә көнне Чаллыда исә болытлы һава торышы булачак. Кар явуы көтелә. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5˚. Көндез максималь һава температурасы -3..+1˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, кар боткасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев