2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган
Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар
Татарстанда атна саен гражданнарның банк хисабыннан һәм интернет аша кылган җинаятьләрдә якынча 20 миллион сум акча урлыйлар.
«Банк счетларыннан һәм интернет аша кылган караклыкны хәл итү мәсьәләсе бар әле. Татарстанда мондый җинаятьләрдә атнасына якынча 20 млн сум акча урлыйлар, 30 кеше зыян күрә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә.
Аның сүзләренчә, узган елда хокук саклау органы хезмәткәрләре дистанцион караклык өчен 713 кешене тоткарлаган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев