2021 елда 236 йортка капиталь ремонт ясалачак
Казанда киләсе елда бу эшләргә 2 млрдтан артык акча тотарга планлаштыралар
2021 елда Казанда 236 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау өчен 2,2 млрд. сум тотарга планлаштыралар.
Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде.
«Киләсе елда программага 2,2 млрд. сумлык 236 күп фатирлы йорт кертелгән", - диде Анисимов.
Хакимият төзү-монтаж эшләрен февральнең икенче яртысында ук башларга ниятли. Проект-смета документациясен эшләү нәтиҗәсендә 2021 елга капиталь ремонт программасына 160 тан артык йорт кергән инде.
2020-2022 елларда Татарстан башкаласында барлыгы 726 йортны ремонтлау планлаштырыла, эшләр өчен 6,4 млрд.сум бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев