2022 елдан ана капиталы арта
2022 елдан беренче бала өчен ана капиталы 503 мең сум, икенче бала өчен 665 мең сум тәшкил итәчәк.
Әгәр гаилә беренче бала өчен ана капиталы алган булса, икенчесе өчен аларга 161 772 сум акча түләячәкләр.
Мәгълүм булганча, 2021 елның гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә - 483,8 мең сум, ә икенче бала тапканнарга 639,4 мең сум бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев