Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2025 елда отпуск алыр өчен иң отышлы айларны әйттеләр

Хезмәт хакы айдагы эш көннәре саны арасында тигез бүленә, ә эш көннәре никадәр азрак булса, һәркайсы шулкадәр кыйммәтрәк була.

2025 елның июль һәм октябрь айлары биш көнлек график буенча эшләүче россиялеләр өчен иң уңышлы отпуск айлары булачак. Бу хакта РИА Новостига «МТС Travel» сәяхәтләр сервисының коммуникацияләр буенча директоры Сергей Становкин сөйләгән.

«Июль һәм октябрьдә 23 эш көне булачак. Икенче урында апрель, сентябрь, декабрь тора - аларда 22 эш көне. Иң азы - 17 эш көне 2025 елның гыйнварында була», - диде Становкин.

«Хезмәткәрнең отпуск түләүләреннән һәм хезмәт хакыннан суммар кереме ул ял итү өчен сайлаган айга карап аерылырга мөмкин. Чөнки ялда бер эш көне бәясе уртача коэффициент буенча исәпләнә. Хезмәт хакы айдагы эш көннәре саны арасында тигез бүленә, ә эш көннәре никадәр азрак булса, һәркайсы шулкадәр кыйммәтрәк була. Шулай итеп, бәйрәмнәр дәвамында ял алу уңайлы, әмма акча буенча һәрвакытта да отышлы түгел», - дип белдерде Становкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев