Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«2026 ел хуҗасына охшаса, бик яхшы булачак»

Кытай календаре буенча һәр 12 ел саен Ат елы җитә.

2026 ел исә – Утлы Кызыл ат елы, берничә энергияне үзенә сыйдырган. Юкка гына «КАМАЗ» заводының гербына тизлек, куәт символы булып торган аргамакны сайламаганнар. Ат күп кенә шәһәрләрнең гербында да сурәтләнгән. Бу хайван ирекне, көчне, намусны, тизлекне, чыдамлыкны, кыюлыкны, тугрылыкны, уңышны һәм чәчәк атуны гәүдәләндерүче күпкырлы символ. Ул шулай ук хәрби батырлык, уңдырышлылык, тормыш көче, рухи башлангычны да гәүдәләндерә. Ат елында уңышка ирешер өчен үзеңне ничек тотарга, бу елдан нәрсә көтәргә – гомеренең күп өлешен атлар янында үткәргән, Чаллыда «Тулпар» ат мәктәбен оештырган Нәсим Гыйләҗев белән сөйләштек.
– Нәсим Зөфәрович, 2026 ел хуҗасы – ат. Әгәр ел хуҗасына охшаган дисәләр, ул нинди булыр иде?
– Яхшы ел була, билгеле. Ат – эшче. Ул бит эшли дә эшли, көрәшә, алга бара. Атлар кешенең эчке дөньясын тоемлый белә, яхшыга – яхшы, начарга – начар. Хыянәт итәргә ярамый, кичермиләр, ялгышырны кабул иитмиләр. Уйлап эшләргә кирәк. Ел ат сыман булса, мин бик шат булыр идем.

– Атның хыянәтне кичермәвен ничек аңлап була?
– Алар бик көнче, холыклары кызлардан да хәтәррәк. Менә «Тулпар» ат мәктәбендә эшләгәндә минем үземнең яраткан атым бар иде. Берничә ай янына килергә вакыт булмады. Әмма ул минем башкаларга атланып йөргәнне күреп торды. Берсендә Мәскәүдән зур кунаклар килде. Мин шул атка утырдым, югыйсә, алай кирәкмәгәнен сизгән идем. Атым мине атып бәрде, берничә тапкыр тешләде, киемнәрем ертылды. Көчкә аерып алдык. Бик үпкәләгән инде бу, үчле иде, кичермәде мине.

– Аннары берәр ничек дуслашып булмыймы?
– Дуслашу авыр, алар барысын да күңелләренә якын ала. Күпме тырышсаң да элеккеге дуслыкны кайтарып булмый, һәрвакыт берәр нинди астыртынлыкка әзер булырга кирәк.

– Яраткан, дус атыңа тулысынча ышанып буламы?
– Әйе. Иң мөһиме – ике арадагы ышанычка тап төшермәскә кирәк. Күзәтүләрем буенча, бияләр айгырга караганда тугрырак. Айгырлар көрәшәләр. Көтүдә бер айгыр була, ул бияләрне, колыннарны саклап йөри. Ике булса, сугышалар. Көчсезрәге 1-2 бияне үз көтүенә алып китәргә мөмкин. Көчле атлар лидер булырга ярата.

– «Тулпар» ат мәктәбе оешканда анда авыр холыклы яшүсмерләр тәрбияләнгән. Бу хәл ничек булды, атларның тәрбиядә чыннан да ярдәме тидеме?

– 86-87 елларда шәһәр Сабан туенда тәүге тапкыр ат чабышлары узды. Беренче елны авыр холыклы яшүсмерләр катнашты. Ул елларда Тукай районындагы авылларда ат караклары йөри иде. Алар малларны урлый да, теләсә кайда ташлап китә, хәтта җир асты юлларында да калдыру очраклары булды. Әмма үзләре атларны ярата, аларны җәберләми, кыерсытмый. Мин аларны «Тулпар»га чакырдым, шунда атлар белән шөгыльләнерсез, дидем. Болар шаккаттылар, янәсе, алар бит закон бозучылар. Мәктәпнең башы шулардан башланды да. Шуннан соң атларны куу бетте. Шул элек закон бозып йөргән егетләр арасыннан Александр Тыгин Яшел Үзән шәһәре башлыгы булып та торды. Сергей Колесников беренче тренер иде, ул Чечняда атлар белән эшли. Күп егетләр Казанда җитәкче урыннарда, тренерлык юлыннан да киттеләр. Мәктәпләрдә балалар ат җанлы, кеше җанлы булырга өйрәнә. Баланың да эченә кереп аңлатырга кирәк. Атлар аңлый.

– Бер мәлне атларда ДЦП диагнозлы балалар да дәваланды, атта йөрү чыннан да файдалымы?
– Атлар кешенең начар энергиясен алып, яхшысын кайтаралар. Бары шуңа күрә генә күпме авыр холыклы балалар яхшы дәрәҗәләргә иреште. Дельфиннар һәм атлар ярдәмендә генә иппотерапия үткәреп була. Хәрәкәт өчен кешене сыерга да утыртып булыр иде, әмма аларда андый энергия юк. Атлар янына ике ел бер ир-ат йөрде, баласы юк иде. Шуннан соң әти булу бәхетенә иреште, моны ул бары тик атларның уңай тәэсире итеп кабул итте.

– Нәсим Зөфәрович, атлар хуҗасына охшый диләр, бу дөресме?
– Дөрес, хуҗасы тыныч булса, аты да ипле була. Әгәр хуҗасы берәр кешене яратмый икән, аты да аны якын китермәячәк. Алар кешене шундук сизә, нәрсә уйлаганына кадәр аңлап тора. Бер ат суючы бар иде, атлар аны күргән саен курка, тынгысызлана иде. Атның хуҗасы булырга тиеш, ат белән кеше арасында элемтә барлыкка килә.

– Ат нәрсәне яратмый?
– Ат икейөзлелекне дә шундук аера. Куркуыңны сиздерергә ярамый, син аны дустың итеп кабул итәргә бурычлы. Үзеңнең көчеңне күрсәтергә кирәк, син лидер булырга тиеш. Атны өйрәткәндә үзебез тәгәрәп тә төшә идек, әмма йөгәнне җибәрмәдек, кесәдән шикәр чыгара идек. Шикәр биргәндә ат чабып китәргә җыенган җиреннән яңадан килә. Әмма буйсындырырга ярамый, ат белән дуслашырга кирәк. Буйсындыру – иң начар әйбер, аннары аны башка кеше дә синең кебек буйсындырачак. Ат сөйләшкәнне ярата. Мин үзем аларның борыны янына килеп өрәм, алар шуны да сөйләшү итеп кабул итә. Аларның күз карашы да акыллы, хәрәкәтеннән дә аңлап була. Атлар чисталык ярата, беркайчан да пычрак су эчми. Алар исләргә карата да сизгер. Мин хәзер ат мәктәбендә эшләмим, әмма аларны сагынганда, энергия кирәккәндә, дус фермерларга кунакка киләм. Хайваннар мин килүгә сөенә, чөнки алар минем ниятемне дә сизеп торалар. Атның нинди булуы кешенең үзенә бәйле, шуңа күрә 2026 елда эш сөюче, тырыш, тугры кешеләргә уңыш елмаер дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел ат елы