2026 елда Чаллыда студентларга тулай торак төзелә
Яңалыклар тасмасы

2026 елда Чаллыда студентларга тулай торак төзелә

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә Казан федераль университетының шәһәрдә студентлар кампусы төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашыруы турында хәбәр итте.

«Студентларыбызга уңайлы шартлар тудыру һәм башка төбәкләрдән яшьләрне җәлеп итү максатыннан, быел КФУ студентлар кампусы төзергә кереште. 2026 ел ахырына беренче объект – 1082 урынлы тулай торак файдалануга тапшырылыр дип көтәбез», - дип искәртте мэр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Наил Мәһдиев тулай торак

Нет комментариев