Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 – 28 майга йолдызнамә: Сукоярлар, интрига ясаудан туктагыз!

Кучкар. Хезмәттәшләрегез белән идеяләр һәм һөнәри тәҗрибәгезне уртаклашыгыз. Атна уртасында гаилә проблемаларын аңламау һәм дөрес булмаган карар кабул итү куркынычы бар. Якшәмбе – мөмкинлекләрегезне ачар өчен яхшы көн.

Үгезбозау. Сез проблемаларны чишәргә тиеш. Аларны санга сукмау мөмкин түгел, алар тагын килеп чыгарга мөмкин. Шәхси тормышта көнләшү һәм рәнҗетүләр булырга мөмкин. Хәлне ачыкларга тырышыгыз. Ял көннәрендә шәһәр читендә ял итегез. 

Игезәкләр. Бу атна иҗади илһам китерәчәк, энергиянең артуын сизәрсез, барлык ниятләр дә уңышлы булачак. Оптималь эш һәм ял режимын булдырырга тырышыгыз. Хисләрегезне контрольдә тоту яхшы булыр. Сезгә сәяхәт һәм яңа тәҗрибә кирәк. 

Кысла. Яраткан эшегез керем чыганагы гына түгел, бу атнада яшәү көченә дә әверелергә мөмкин. Атна башында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешерсез. Чәршәмбе көнне уңышсызлыклар алдында югалып калмагыз. Ял көннәрендә күбрәк ял итегез.

Арыслан. Атна стресслы булачак, шуңа күрә сабыр булу сорала. Чәршәмбе көнне конфликтлы ситуацияләр тудырмагыз, җитәкчеләр күзенә эләкмәү яхшырак. Шәхси тормышыгыз турында мөмкин кадәр азрак сөйләргә тырышыгыз, социаль челтәрләрдә фотолар куймагыз.

Кыз. Атна башын табигатьтә ял итүгә багышлау яхшы. Чәршәмбе көнне документлар белән кыенлыклар булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне уртак иҗат яхшы нәтиҗә бирәчәк, ләкин зур компаниядә күп вакыт үткәрергә кирәкми. Стресстан сакланыгыз.

Үлчәү. Сез акыллы һәм иронияле. Эштә үзегезне тыныч һәм сабыр профессионал итеп күрсәтегез, мондый кеше вак-төяккә ачуланмый, әмма муенына да утырырга рөхсәт итми. Ялларны өй эшләренә багышлагыз. Хезмәтегез билгеләп үтеләчәк һәм бүләкләнәчәк.

Чаян. Атнаның төп бурычы – ышаныгыз, ләкин тикшерегез. Сез теләсә нинди югарылыкка ирешә алырсыз, ләкин үзегезгә таләпчәнлекне арттырыгыз. Сез шактый табыш алырсыз, абруегыз артачак. Ял көннәре сезгә яңа тәҗрибә бирәчәк.

Укчы. Атна уртасында командировкаларга бару ихтимал, бу сезгә кайбер проблемалардан арынырга мөмкинлек бирәчәк. Ял көннәрендә, гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә, якыннарыгызның киңәшләрен тыңлагыз һәм аларның ярдәмен кире какмагыз.

Кәҗәмөгез. Якын көннәрдә килеп туган хәл сездән активлык таләп итә, шул чакта шәхси эшләрдә дә, бизнеста да уңышка ирешү ихтималы зур. Чәршәмбе көнне дуслар һәм туганнар белән очрашыгыз. Ялларда театрга яки күргәзмәләргә барыгыз.

Сукояр. Әгәр сез атна башында трамплин гына төзисез икән, аның икенче яртысында инде сикерергә туры киләчәк. Эштә зур уңышларга карамастан, төп проблемалар хәл ителмичә калырга мөмкин. Интригалар ясарга һәм якын кешеләрнең артында эш итәргә ярамый.

Балыклар. Атна башында сез сер итеп сакларга тиеш булган мәгълүмат ала аласыз. Озак һәм ныклы иминлеккә өметләнергә кирәкми. Төрле кешеләр белән аралашыгыз. Көтмәгәндә генә сәяхәткә чыгып китегез. Үзегезгә күбрәк игътибар бирегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев