22 яшьлек кыз хәрби операциягә китәргә җыена
Яңалыклар тасмасы

22 яшьлек кыз хәрби операциягә китәргә җыена

Аңа повестка килгән.

Менделеевск районында яшәүче 22 яшьлек Кристина Костина хәрби операциягә китергә җыена. Аңа хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килгән. 

Моңарчы РФ Оборона министры Сергей Шойгу хатын-кызларның мобилизацияләнмәве турында белдергән иде. 

Кристина үзе хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән. Ул дәүләт хезмәтләре порталында заявка калдырган. 
Кристина Костина һөнәре буенча техник-коткаручы. Сәнәгать альпинисты булып эшли. Чаллының «Камаз» объектларында да альпинист булып эшләгәнлеге билгеле.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт

Нет комментариев