23 февральдәге ял күчми
Бу хакта дәүләт карары бар.
Быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килсә дә, россиялеләр өч көн рәттән ял итмәячәк, чөнки бәйрәм уңаеннан өстәмә ялны дүшәмбе, 24 февральгә түгел, ә 8 майга күчерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Әлеге карар Хөкүмәт тарафыннан кабул ителде һәм «2025 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карарда расланды.
Шул рәвешле, февральдә россиялеләр шимбә, 22 февральдә һәм якшәмбе, 23 февральдә ял итәчәк. Ә майның беренче ике атнасында берьюлы дүртешәр көн рәттән (1-4 май һәм 8-11 май) ял булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев