25 декабрьдә җирдә көчле магнит давылы көтелә
Сәбәбе – бүгенге көчле кояш кабынышы.
Бу хакта үзенең телеграм-каналында «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, кояштагы кабыныш интенсивлыгы буенча максималь класс чигенә якын булган. Аның нәтиҗәләре Җиргә көннең икенче яртысында килеп җитәргә мөмкин. Алар, көтелгәнчә, уртача дәрәҗәдәге магнит давылына китерәчәк, ул якынча 8-10 сәгать дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев