25 яшьлек бомж Чаллыда бер кибетне талаган
25 яшьлек даими яшәү рәвеше булмаган егет медицина битлегендә һәм кулына пычак белән Чаллы кибетен талаган
«Автозаводский» полиция җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре азык-төлек кибетенә һөҗүм итүдә шикләнелүче Чаллы кешесен тоткарлаган.ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьче медицина битлеге астында йөзен яшереп, кибеткә бәреп керә һәм сатучыга пычак белән янап, 9 мең сумга якын акча һәм азык-төлек урлый.Җинаять урынына килгән оперативниклар зыян күрүчене, мөмкин булган шаһитлардән сорау ала, шулай ук видеокүзәтү камераларыннан язуларны карый. Җыелган дәлилләрне анализлау полицейскийларга кыска вакыт эчендә җинаятьченең шәхесен һәм аның урнашу урынын билгеләргә мөмкинлек бирә. Ул билгеле бер яшәү урыны булмаган 25 яшьлек ир-ат булып чыга. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Вести камаза
Фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев