26 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

26 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

26 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез җепшек кар явачак.

 Кайбер районнарда томан. Көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, аязганда -15˚, көндез +1..-4˚ градус. Юлларда бозлавык. 

Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Җил көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚, аязган вакытта -15˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-4˚. 

Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев