26 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

26 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

26 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кар, җепшек кар явачак.

Көндез кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3.-8˚, аязганда -11˚, көндез -3.+1˚ градус. Юлларда бозлавык.  

Җомга көнне Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Көндез буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.

Көндезге һава температурасы 0..-3˚ тәшкил итәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8˚, аязган вакытта -11˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев