260 меңнән артык чаллылы коронавирустан прививка ясаткан
617
0
Чаллыда COVID-19 вакцинасының беренче компонентын 262 484, икенче компонентны 206 784 кеше алды.
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә эшләгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: чаллылар шәһәрнең барлык дәваханәләрендә, шулай ук «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм Саклык банкы офисында (Муса Җәлил проспекты, 25 йорт) коронавирус инфекциясеннән прививка ясый алалар.
"Бездә эшләүчеләрнең күп өлеше вакцинацияләнде, һәм без нәтиҗәләр күрәбез. Кешеләр эшли, икътисад эшли. Бөтен дөнья шул юлдан бара. Әйдәгез, алга таба бу аңлату эшләрен алып барыйк! Шул исәптән өлкән буын кешеләре белән дә», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгына мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев