Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

290 меңнән артык чаллылылар коронавирустан прививка ясаткан

Пандемия башланганнан бирле Чаллыда 16 501 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 3074,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 17,2%ка кимрәк.

«Лабораториядә расланган очраклар саны узган атна дәрәҗәсендә калды. Алдагы атнада 170 очрак булды, узган атнада 173 очрак теркәлде», – дип аңлатты Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Хәзерге вакытта бер провизор госпитале эшли, анда беренчел мөрәҗәгатьләр белән чаллылылар кабул ителә.

Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә,беренче компонентны – 293 204 граждан, икенче компонентны – 227 596 кеше ясаткан.

Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау барышы белән кызыксынды. Хәзерге вакытта ремонт эшләре А блогында бара.

«Без коронавирус буенча вәзгыятьнең алга таба ничек булуын белмибез. Ул китмәде, ул безнең белән янәшәдә. А блогы да ремонтланган, заманча булырга, ковидка каршы чаралар кысаларында эшли алырга тиеш», – дип билгеләде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев