Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

3 яшьлек Айнур нишләгән? Чаллы җитәкчесе аны эзләп табып бүләкләде - видео

Әнисенә дә рәхмәт хаты тапшырды.

3 яшьлек Айнур бер мизгелдә Интернет челтәрләрендә танылу алды. Малай тукталышларның берсендә тырыша-тырыша вандаллар язуын бетерә. Әнисе камерага төшереп, социаль челтәрләргә элә. Видео “Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимовка да барып ирешә. Мондый тырышлыгы өчен ул баланы зурларга кирәк дигән фикергә килә. 

Бүген Марат Анисимов “Аленка” балалар бакчасына килеп, кечкенә Айнур белән танышты. Сабыйны мактап, рәхмәтен әйтте. Бүләкләр тапшырды. 8 март уңаеннан әнисе Еленага да чәчәкләр бирде. 

Айнурның әнисе:
-    Без өйгә кайтырга җыена идек. Тукталышта басып торганда Айнур бармагы белән язуларны бетерә башлады. Соңыннан, мин ачуланыр дип, бияләе белән дә сөртте. Ахыр чиктә миннән салфетка алып язуларны бетерде, - ди. 

Марат Анисимов Айнурны әти-әнисе белән автомобиль юллары предприятесенә экскурсиягә чакырды. Машиналар күрсәтеп, теләгән техникага утыртып йөртергә вәгъдә итте. 

Галәмең - кылган гамәлең, дип Туфан Миңнуллин да юкка язмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобиль вандаллар