3 млн сумга якын акчасыннан колак какты
Шәһәрдәшебез белән мошеннниклар 3 көн сөйләшкән.
Чаллыда яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга ялган ФСБ һәм Росфинмониторинг хезмәткәрләре: «Өйдәге акчагызны тиз арада сакларга кирәк», – дип СМС җибәрә. Аннары 3 көн буе шалтыратып акчаны «куркынычсыз» счетка җибәрергә кирәклеген әйтәләр һәм якын арада акчагыз артып картагызга кайта дип ышандыралар.
Хатын-кыз банк терминаллары аша күрсәтелгән счетларга 2,8 млн сум акчасын җибәрә.
Бераз вакыттан соң, акчалары белән кызыксынгач, аңа җавап бирүче булмый.
Җинаять эше кузгатыла.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне мондый смсларга ышанмаска, билгесез кешеләр белән телефоннан сөйләшмәскә, беркемгә дә кодлар җибәрмәскә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев