30нчы «Сабан туе гүзәле» – Әминә Гаянова
«Мин шок хәлендә», - диде ул.
«Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле – 2024» бәйгесенең финалы булды. Быел бу бәйге 30нчы тапкыр узды. 30 ел элек «Сабан туе гүзәле» чыннан да бәйге иде. Анда кызларыбыз иҗатта, тарих, мәдәниятне белүдә, аш-суга осталыкта бер-берсе белән ярыштылар. Араларыннан иң -иңнәре җиңде. Һәм Сабантуй мәйданында милли көрәш буенча абсолют батырны котлады. Лилия Гайсина, Фирдүсә Әюпова, Гөлинә Минһаҗева... Һәрберсе милләтебезнең лаеклы кызлары, алар бүгенге көндә дә татар халкына хезмәт итәләр.
Ә хәзер бәйге концертка гына кайтып калды. Чара башланганчы 40 минутка якын концерт, экрандагы сыйфатсыз видеолар тамашачыларны гына түгел, кызларны да ялыктыргандыр, мөгаен. Финалга чыккан 10 кызның 4се 16 яшьлек. Алар арасында татар телен камил белүчеләр сирәк иде. Кызларыбыз гади генә сорауларга да дөрес җөмлә төзеп җавап бирә алмадылар.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җитәкчелегендәге жюри алар арасыннан иң-иңне иҗади номерлар аша гына сайлагандыр мөгаен. Бу сайлау аларга җиңел бирелмәде.
Гадәттәгечә башта төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.
Флүзә Хәйруллина – «Иң зирәк», Эльвина Имамиева – «Иң талантлы», Аида Агалямова – «Иң уңган», Илсинә Галиева – «Иң шаян», Айсылу Абдуллина – «Иң нәзакәтле», Зөһрә Солтанова – «Иң зәвыклы», Ләйсән Нуриева – «Иң тапкыр», Адилә Галиәхмәтова – «Иң ягымлы», Рәлинә Нәбиуллина – «Иң заманча», Әминә Гаянова «Иң ягымлы тавышлы кыз» дип табылды. Аларга иганәчеләрнең бүләкләрен тапшырдылар.
«Без ел саен Сабан туе алдыннан Чаллының иң гүзәл кызын сайлыйбыз. Бу чара татар кызларына шундый яхшы бәйгедә катнашу мөмкинлеге бирә. Ул кыз милли бәйрәмебездә мөһим миссияне үти», – дип, башкарма комитет җитәкчсе Фәрид Сәлахов бәйгенең җиңүчесен игълан итте. Быелгы җиңүче – Чаллы Дәүләт педагогия университетының индустриаль-педагогика көллияте студенты, 16 яшьлек Әминә Гаянова. Ул туристик юллама алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Әминә шәһәр Сабан туенда дәрәҗәле кунакларны каршы алачак.
Ул җиңүен көтмәгән иде булса кирәк, дулкынлануын яшермәде: «Мин шок хәлендә», – диде.
«Сабан туе гүзәле»нең 30нчысы шәхсән үземдә каршылыклы фикерләр тудырды. Ул Чаллының татар телендә иң матур сөйләшүче, иң мөлаем, иң уңган кызын сайлау миссиясен үти алмады. Бәлки аны конкурс дип атамаскадыр? Ул саф татар телендә (Чаллы турындагы русча җырларны санамаганда) барган гадәти концерт. Равил Галиев, Наил Әнәсов, Илнур Гомәров, Нияз Хәмәтшин, «Энергетик» мәдәният сарае артистларының матур җырлары, «Болгар» бию театрының зәвыклы чыгышы чараны бизәде. Лилия Тарханованың Зөләйха Минһаҗева шигыренә язылган «Мәхәббәт канатында» җыры да урынлы булды. Аны Адилә һәм Вилнур Адиловлар башкарды. Ә «Терпсихора» ансамбленең чара рухына туры килми торган биюе нигә кирәк булды икән?!
«Сабан туе гүзәле – 2024» бәйгесе турында шәһәрдәшләребезнең фикерен дә сорадым.
Гөлзадә Руденко, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры:
– Моннан 30 ел элек татар телен камил белгән, араларында аерылып торган озын буйлы, чибәр – татар халкына хас башка сыйфатлары булган кызлар күп иде. Кызганыч, хәзер андыйлар бик сирәк. «Сабан туе гүзәле»ндә 16 яшьлек балалар катнашырга тиеш түгел, чөнки бу мәктәп укучылары бәйгесе түгел. Оештыручылар әйтүенчә, 16 яшьтән зуррак кызлар татар телендә сөйләшмиләр икән. Жюрига 10 кыз арасыннан тышкы кыяфәте дә матур, татарча чагыштырмача яхшы сөйләшә белгәнне сайлап алу җиңел булмады. Шуңа күрә сайлау башка еллардагыга караганда озакка сузылды. Киләчәктә оештыручылар һәм бу бәйгегә нигез салучылар, хатын-кызлар оешмалары вәкилләрен җыеп җитди сөйләшергә кирәк дип уйлыйм. Бәлки аның форматын үзгәртергәдер. «Сабан туе гүзәле» исеме җисеменә туры килерлек эчтәлекле чара булсын иде.
Гөлинә Минһаҗева, 2018 елда «Сабан туй гүзәле» бәйгесе җиңүчесе:
- Бәйгенең 30 еллыгына зур өметләр белән барган идем, әлбәттә теге елдан яхшырак, әмма зур дата дәрәҗәсенә җитмәде! 25 еллык "Сабантуе гүзәле -2018" шундый зәвыклы, ТАТАР ҖАНЛЫ, бай үтте, аны алдагы елгылар да гел әйтеп тора!
Быелгыда һаман бер үк материал! Әнгам Атнабаев иң яраткан язучым, әмма бүтәннәрнең дә саллы иҗаты бар. Кызларның төгәл итеп җавап бирә алмаулары колакны "кисте".
Сүз дә юк, финалистлар арасында көчле, ягымлы кызлар бар иде.
Миңа калса киләчәктә, күрше район тирәләрендәге кызларны конкурс белән җыярга кирәктер, мөгаен. Ишетмичә, белми калган гүзәл алиһәләр күптер.
Аннары күбрәк концерт түгел, кызларны төрле яктан күрәсе килә. Әллә ничә кием алыштыру, төрле образларга керү мөһим түгел, бер образдан гына да әллә ничә төрле күренергә була бит.
Зөлфәт Мөсәлләмов, шофер:
– Мин беренче тапкыр карадым. Миңа ошады.
Лилия Сәлимова, студент:
– Мин Әминә җиңсен дип теләгән идем. Шулай булды да. Тулаем алганда бәйге ошамады. Җиңүчеләрне игълан итәргә бер төркем өлкән яшьтәге кешене сәхнәгә чыгару матур түгел. Бу бит пенсия фонды чарасы түгел. Кызларны егетләр котласын. Кызларның татарча белмәве, гади генә сорауларга төзек җөмләләр белән җавап бирә алмаулары кәефне кырды. Димәк, алар гаиләләрендә татарча сөйләшмиләр. Көндәлек тормышта татар телен күбрәк куллансалар, татарча яхшы сөйләшерләр иде. Татар теленең кызганыч хәлдә булуына йөрәк әрни.
Рәфкать Бильданов һәм Зөлфия ГАЛИМ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев