31 август - Гарәфә көне
Корбан бәйрәменнән алдагы көн - изге, мөбарәк көн. Быел гарәфә көне 31 августка туры килә, дип аңлата Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп...
Корбан бәйрәменнән алдагы көн - изге, мөбарәк көн. Быел гарәфә көне 31 августка туры килә, дип аңлата Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп кешеләр, зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт - ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала, дигәндә, бу көнне хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Шуңа күрә, Гарәфә көне - хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Хаҗ ул - Гарәфә" дигән. Хаҗда булмаган мөселманнар ошбу бөек көнне уразада үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев