Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

32нче комплекста яшәүчеләр атна буе кайнар сусыз интегә

Сәбәбе нидә?

“Бер атна буе су җылытып юынабыз. Кайнар су юк!” дип, 32/03 йортында яшәүчеләр шалтыратты. Проблема бар, хәл итүчесе юк дип борчыла алар. Мөнәвир Калчурин: “Безнең сорауларга ЖЭК мастеры мин бернәрсә эшли алмыйм дип җавап бирде”, - ди.  

“Шәһри Чаллы” редакциясе әлеге йортка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче “Электротехников” идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итте. 
"Су бирүгә бәйле насос янып чыкты. 1дән алып 14нче подъездка кадәр фатирларны кайнар судан аерып торырга мәҗбүр булдык. Проблеманы тиз генә хәл итү мөмин түгел иде. Чөнки насосны ремонтлаучы белгечләр аз. Шуңа күрә озакка сузылды. Бүген йортта яшәүчеләр кайнар сулы булачак", - дип җавап бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык