Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«36 ел бер өстәл артында эшләдем»

Шәһәрдәшләребез Хәйруллиннарның заводтагы гомуми эш стажы – 154 ел.

«КАМАЗ»да хәзерге вакытта 265 гаилә династиясе эшли. Алар меңнән артык кешене берләштерә. Шәһәрдәшләребез Хәйруллиннарның заводтагы гомуми эш стажы – 154 ел! Флүрә Галәветдин кызы тимерчелек заводында икътисадчы, аның тормыш иптәше Йосып (Юсуп) слесарь булып эшләгән. Уллары Рамил бүгенге көндә шушы заводта корпус башлыгы, аның тормыш иптәше Ләйсән крановщик булып эшли. Уллары Алмаз тимерчелек заводында бюро башлыгы, кызлары Альбина хезмәт мөнәсәбәтләре департаментының бүлек башлыгы. Флүрә ханымның бертуган абыйсының улы Айрат Миңнеханов та алар белән бер урында инде чирек гасыр наладчик булып хезмәт куя. 2025 елда заводның бар династияләре арасында алар «Иң нәтиҗәле династия» номинациясендә җиңү яулады. Флүрә ханым белән очрашып, якынрак таныштык, аның заводка килгән елларын искә алдык.

Флүрә Хәйруллина Актаныш районы Качкын авылыннан. Әнисе Зияда ятим үскән, укырга насыйп булмаган, тик шулай да үзлегеннән гарәп хәрефләрен өйрәнгән. Әтисе Галәветдинне дә бик башлы иде дип искә ала ул. Мөгаен, исәп-хисап ясау осталыгы аңа икесеннән дә күчкәндер. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, 3 еллап төрле авыл мәктәпләрендә укыта.

– Бервакыт бик күп укытучы иптәшләрем эштән китте, мин дә аларга иярдем. Бер танышым: «Син бит математик, әйдә, ОТИЗга (отдел труда и зарплаты) кеше кирәк», – дип чакырды. Аны тыңлап мин «КАМАЗ»ның тимерчелек заводына эшкә килдем. Математик булгач яңа һөнәргә дә тиз өйрәндем. Башта оператор, аннары табельщица булып эшләдем. Аннары инженер-оештыручы итеп билгеләделәр. Бу вазифа соңрак икътисадчы дип аталды. Хезмәтем төрлечә аталса да бер өстәл артында 36 ел эшләдем, – ди әңгәмәдәшем.

1977 елда аның белән бергә заводка бик күп яшьләр килә. Барысына да бергәләп өйрәнәләр, дус-тату яшиләр.
– Училище бетереп килүчеләр читтән торып институтка, икътисад бүлегенә керде, мин аларга контроль эшләре белән ярдәм итә, аңлата идем. Коллективым бик әйбәт булды, бертуганнар кебек яшәдек. Бер бүлмәдә утыргач, кайгысын да шатлыгын да уртаклаштык, дип искә ала Флүрә ханым.

Иптәше белән дә заводта таныша ул. Колхозга бәрәңге алырга җибәргәч.  Шунда басуда, инде гаилә корыр яшьләре җиткән егет белән кыз, ничектер җиңел генә сөйләшеп китеп үзләре дә сизми якыная, бер-берсенә тартыла. Уртак хыяллар белән тормыш корып җибәрәләр, өстәвенә торыр урыннары – завод биргән «малосемейка» да була. Хәзергәчә яшәгән фатирлары да – «КАМАЗ»дан, шуннан соң бушлай торак бирү – распределение туктатыла.

– Матур яшәдек, талашмадык. Иптәшем балаларны бик яратты. 1985 елны кызым, аннары бер-бер артлы улларым туды. Әйбәт укыдылар. Мин дә таләпчәнрәк булдым бугай. Хәтерлим, җәй көне балаларын эшләтер урында әти-әниләре мәктәпкә көрәктер, тырмадыр сатып алып бирә дә «котыла» иделәр, ә минекеләр үзләре эшләде. Укытучыларының: «Хәйруллина шуңа да акча тапмаган», – дигән сүзе миңа килеп җитте, рәхәт булмады инде. Ә көз көне нәтиҗә ясар өчен эшләнгән эш кирәк бит, минем балаларны «күрделәр». Директор: «Молодцы, бер Хәйруллиннар гына эшли», – дип мактады. Акча юклыктан түгел бит ул, эшләп үссеннәр дидем.  Өйдә дә дежур торалар иде – һәркайсы бүлмәсен җыештырырга, чиратлап савыт-саба юарга тиеш иделәр. Бәхәсләшү юк. Хәзер оныклар: «Ә ник мин?», – ди. Андый нәрсә булмады. Югары сыйныфларда ук җәй көне заводта эшләп алдылар, соңыннан яныма эшкә килделәр, – ди горурланып шәһәрдәшебез.    
Хәйруллиннар гаиләсенең башлыгы Йосып абый 35 ел эшләп, 70 яшьтә генә лаеклы ялга чыга. Инде иркенләп бакчаларын карап, оныклар белән мәш киләм дигәндә, кисәк кенә йөрәге тота.

– 15 сентябрьдә туган көне иде. Иртәгәсе ял, шунда бәйрәм итәрбез дип табынга ризыклар да алып куйдык. Ә аның туган көнендә кисәк инфаркт булды да, икенче көнне китеп тә барды, бик үкенечле булды. Инде ике ел ул юк, ялгызлык сиздерә, билгеле, ярый әле юанырга балалар бар.

«Шулкадәр вакыт бер урында гына эшләвегезгә үкенмисезме? Китәсегез килгән вакытлар булдымы?» – дигән соравымны Флүрә ханым һич икеләнүсез: «Юк, үкенмим, китәсем килгәне дә булмады», –  дип җаваплады.  
– Эшкә теләп бара идем. Җитәкчеләрем яратты – санаган хезмәт хакы буенча бер тапкыр да хатам чыкмады. Үзем дә тырыш идем, эшчеләрнең эш шартларын документлар буенча өйрәнә идем. Норматив бар – 8 сәгать эчендә кем күпме нәрсә эшләргә тиеш, шуның буенча акчасын санап чыгара идек. Хөрмәт иттеләр, эшчеләр кереп, аңлатырга сорый иде, хәтта башка цехлардан да мине сорап керәләр иде.
Флүрә Хәйруллинаның дәвамчысы, икенче сыйныфта укучы оныгы Азамат та әбисе һәм әтисе Алмаз кебек «КАМАЗ» да эшләргә хыяллана  икән. Быел ул династияләр бәйгесендә катнашып, Чаллыда җиңү яулады. Аннары шәһәрдәшләребезнең зур һәм үрнәк гаиләләрен котларга Казанга да чакырдылар.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев