Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

38 миллион сум штраф салганнар

Чаллыда яшүсмерләр арасында җинаятьчелек соңгы елда 49%ка кимегән. Бу хакта башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклау буенча идарә башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев хәбәр итте.

Әлеге идарә хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә 240 рейдта катнашканнар, 23557 фатирда булганнар, полициядә исәптә торучы 1760 кешене тикшергәннәр, социаль мошенниклык буенча 21292 әңгәмә үткәргәннәр. Шулай ук 1276 мигрант, утлы корал саклаучы 643 кеше һәм төрле притоннар тикшерелгән. Моннан тыш идарә хезмәткәрләре 15 җинаятьне ачуга булышлык иткәннәр. Административ хокук бозучыларга карата төзелгән 15396 беркетмә комиссиядә каралган. Гаепле затлардан барлыгы 38 миллион 198 мең сум штраф түләтелгән.  

Башкарма комитет хокук сакчыларына балигъ булмаганнар белән эшләү мәсьәләләре буенча да ярдәм итә. Узган елда балалар һәм яшүсмерләр катнашында 1,5 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган. Төнлә балалары үзләре генә урамда йөргән өчен 70кә якын ата-анага беркетмә төзелгән. 18 иҗтимагый-куркыныч гамәл ачыкланган, балаларын тиешенчә тәрбияләмгән 108 ата-ана, хокук бозган 218 яшүсмер исәпкә куелган.  Имин булмаган, балалы 14333 гаилә тикшерелгән. 

Мэр Наил Мәһдиев профилактика эшләренә ТОСларны да җәлеп итәргә чакырды. 

–  Алар – безнең ярдәмчеләребез. ТОС җитәкчесе кая тәртипсезлек, кайсы фатирда спиртлы эчемлекләр яратучылар, кайсы фатирда караучысыз балалар  яшәгәнен белергә тиеш. Без җинаятьләрнең күпчелегенең гаиләдәге көнкүреш мәсьәләләре аркасында чыгуын беләбез. Авыр җинаятьләргә юл куймас өчен, имин булмаган гаиләләргә күршеләре, туганнары, балалары аша үтеп кереп, профилактика чаралары үткәрергә кирәк, – диде Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы