Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

48/20 йортында зыян күргән чаллылар белән очраштылар

Шушы көннәрдә 11 нче подъездда һәм өлешчә 12 нче подъездда яшәүчеләрне кунакханәнең конференц-залына Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев белән очрашуга чакырдылар.

«Куркынычсызлык буенча шик булган очракта, без сезне фатирларга урнаштыра алмыйбыз, – дип билгеләп үтте Илья Зуев. – «КАМАЗ» ААҖ заводы хезмәткәрләре һәм ветераннары заводның тулай торагында урнаштырабыз. Башка кешеләргә, гаилә составы, сезнең фатирыгызның мәйданы буенча, без башка вакытлы торак сайларбыз. Хәзер без төгәл локацияне әйтә алмыйбыз, логистиканы сайлау өчен, безгә сездән эш урыныгыз турынды мәгълүмат кирәк. Безнең бурыч – сезнең яшәү урыныгызны максималь рәвештә уңайлы итү».  
Шартлау вакытында зыян күргән кешеләрне фатир өчен түләү (ИК белән сорау тикшерелә), урнаштыру шартлары, матди ярдәм түләү кебек сораулар борчыды.
Һәр кеше белән әңгәмә үткәрелде, килеп туган хәлләрне хәл итүдә консультация һәм ярдәм күрсәтелде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига