«50 мең сумлык сарыклар да алалар»
6 елдан артык сарык үрчетү белән шөгыльләнүче шәһәрдәшебез Элсивар Алиев белән очраштык.
6 июньдә барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Быел Татарстанда нисаб күләмен 53 мең сум дип бәяләделәр. Димәк, мөселман кешесенең барлык чыгымнардан, бурычлардан соң бәйрәм көненә ирекле 53 мең сум акчасы кала икән, ул мал чалырга тиеш.
Гадәттә, корбанга сарык чалалар, әмма сыер, дөя чалу очраклары да бар. Сарык малы бер яшьлек яки бер яшьлек кебек таза, көр булса, алты айлык, сыер малы – 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булырга тиеш. Корбанга дигән маллар ничек үстерелә? Быел малның бәясе күпме? 6 елдан артык сарык үрчетү белән шөгыльләнүче шәһәрдәшебез Элсивар Алиев белән очраштык.
Элсивар Алиев 37 ел элек Азәрбайҗаннан күчеп кайткан, хәзер Татарстанны икенче Ватаны дип саный. Ул озак еллар үзенең бизнесын алып барган, төрле шәһәрләрдәге зур кибетләргә яшелчә һәм җиләк-җимеш ташыган. 6 ел элек барысын да ташлап, сарыклар үрчетә башлаган. Тукай районы Түбән Суыксу авылында элеккеге ферманы арендалаган, аннары бинаны сатып алган.
«Мин бит авылда туган. Туган якта буйволлар, атлар, сарыклар асрый идек. Шәһәрдә яшәсәм дә, күңел гел хайваннар янына тарта иде. Авыл кешесенә фермерлыкка укырга да кирәкми, бөтен белемнәр безнең канда», – ди Элсивар Алиев.
Фермасында 10 кәҗәсе бар, аларның сөтен дә, сыр ясап та саталар. Быел сарыклар санын 300 башка кадәр җиткергән. Фермер йоннарын да үзе ала.
«Кайчакта кичләрен шәһәрдән килеп китәм, үзем генә йоннарын алып утырам. Машинка белән җайсыз миңа, ияләнмәгән, кайчы белән кисәм. Хатыным башка өлкәдә эшли, балаларның үз тормышы, алардан ярдәм сорамыйм. Бу минем хобби, барлык мәшәкатеннән тәм табам», – ди мал асраучы.
Эшчеләр табу авыррак, көтүчене җибәрмәс өчен ай саен премияләр дә түләп тора. Санап карасаң, хезмәт хакы да шәһәрдәге завод эшчеләренекенә якын – барысы бергә 55-60 мең чыга. «Эшенә карата бу күп түгел», – ди Элсивар Алиев.
«Мин электропастух кулланмыйм. Сарыклар гел җәйләүдә, алар иректә йөрергә тиеш. Татарстанда җирле халык малны көннәр буе абзарда асрый. Шуннан сарыкларның тәненә начар ис сеңә, итләре тәмсез була. Сарык итендә тәмсез ис бар диләр бит, иректә йөртмәсәң бөтен токымда да була ул».
Токымнарга килгәндә, Азәрбайҗанда эре була торган Карабах токымын үрчетәләр. Татарстанда шуларга охшаш Эдильбай, Гиссар токымнарын асрый Элсивар Алиев. Курдюклы, Романовскийлар да бар: «Эдильбай белән кыска койрыклыларны бергә кушсаң, итләч бәрәннәр була. Алар тиз үсәләр. Менә мартта туган бәрән көзгеләрне дә узып китте. Үлчәп карасаң, 16 кг-лап ите бардыр. Мин ыруга алган тәкәләргә акча кызганмыйм – 80 мең сумлыкны да алган бар».
Күптән түгел генә чалган сарыкларының авырлыгы 51-52 кг-га кадәр җиткән. Быел күпчелек мал асраучылар, сарыкны тере авырлык белән үлчәп, килосы 380-400 сумнан сата.
«Бөтен кешенең дә кыйммәткә корбан чалдыру мөмкинлеге юк, әбиләр-бабайлар килеп карый, шуңа бәяләр 12 меңнән башлана, гел үлчәп тормыйбыз», – ди Элсивар Алиев.
Нигездә, бер сарыкның бәясе 20-25 меңгә төшә. Былтыр бик зурларын 50 мең сумга да алганнар. Эшмәкәр сарыкларның бер өлешен Ит комбинаты территориясендә (Корбан бәйрәмендә мал чалу урыны), ә күпчелеген ферма янында сатарга планлаштыра. Биредә мөселман кешеләре чалып бирәчәк, укып торырга мулла да була. Элсивар Алиев: «6 июньдә фермага килүчеләрне корбан итеннән үзе пешергән хашлама, самовар чәе белән сыйлыйм», – ди. Азәрбайҗанда бу бәйрәмне тагы да зурлап каршылыйлар икән, шуңа да якыннары өчен бәйрәм рухы тудырасы килә аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев