Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

54нче гимназиядә – бөтенроссия «Илһам» бәйгесе

54нче гимназиядә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булды. Анда Әгерҗе, Тукай, Минзәлә районнарыннан, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы шәһәрләреннән килгән 80нән артык бала татар телендә үзләре язган әсәрләр белән чыгыш ясадылар.

Укучылар шигырь, пьеса, проза журналистика жанрларында үзләрен сынадылар. Аларның иҗатына республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург Рәдиф Сәгъди,  «Безнең мирас» журналы мөхәррире, Г.Тукай премиясенә кандидат Ләбиб Лероннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. 
– «Илһам» бөтенроссия  яшь язучылар бәйгесенең зона турын берничә ел инде 54нче гимназиядә үткәрәбез. Безгә монда бик ошый. Биредә милли мохит хакимлек итә. Укучыларга иҗатларын күрсәтергә барлык шартлар тудырылган, – диде ул. 
Бәйгедә катнашучы малайлар һәм кызлар барысы да тырышканнар. Аларның туган телебездә язулары һәм матур итеп сөйләүләре үк хөрмәткә лаек. Алар олпат язучыларның сорауларына курыкмыйча җавап бирделәр, биремнәрен үтәделәр.  Шуңа күрә дә катнашучыларның барысына да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлегенең дипломнары тапшырылды. 54нче мәктәптән мондый бүләккә Камилә Нургатина белән Гүзәл Вахитова лаек булды. «Илһам» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре исә апрель аенда билгеле булачак. Җиңүчеләрне халыкара татар теле олимпиадасы кысаларында Казанда тантаналы шартларда бүләкләячәкләр. 

Туган телебездә иҗат итүче татар балалары булганда милләтебезнең киләчәгенә өмет уянды. Бу балаларда туган телебезгә мәхәббәт кимемәсен, аларның иҗаты дәвамлы булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев