Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

6 яшьлек малай тырнак кисә торган кыстыргыч йоткан

Операция вакытында табиблар эндокорзина дип аталган җайланма куллана.

Уфа табиблары 6 яшьлек малайның ашказаныннан тырнык кисә торган кыстыргыч алган. Бу турыда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

6 яшьлек малайны 17нче шәһәр балалар хастаханәсенә китерәләр. Ул тырнак кисә торган җайланма йоткан булып чыга. Операция вакытында табиблар эндокорзина дип аталган җайланма куллана. «Бу – ашказаны һәм үңәчнең лайла тышчасына зыян китермичә генә кыстыргычны чыгарырга ярдәм итте», – диелә хәбәрдә.

Операция уңышлы уза, баланың хәле яхшырган. Берничә көннән аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: https://t.me/minzdravrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев