«Улым өйләнгәндә икенче тапкыр кияүгә чыктым»
Озак еллар Чаллының халык театрында, радиода, телевидениедә эшләгән Кәүсәрия апа Ямалиева белән очрашып, кызыклы әңгәмә кордык.
Ул иҗатта кайнап яшәгән комсомол еллары, гаиләсе, шигырьләр, җырлар язуы, нумерология белән кызыксынуы турында сөйләде. 70 яшенә җиде китап чыгару икән нияте.
Сәрия Гарипова
– Кәүсәрия апа, үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Мин Тукай районы Калмаш авылыннан. 4 класстан өйдән чыгып китеп, күрше Әҗмәкәй авылында интернатта торып укыдык, мөстәкыйль идек, бернәрсәдән дә курыкмый торган булып үстек. 1976 елда мәктәпне тәмамлап, «КАМАЗ»га килеп урнаштым. Сеңлем Рәйхана да ике елдан мәктәпне тәмамлады, аның белән бергәләп Алабуга мәдәният көллиятенә укырга кердек. Читтән торып укыдым, 2 ел Двигательләр заводында эшләдем. Мәктәптә бик актив идем, монда да шундый тормышта кайныйсым килде. Чаллыда халык театры барын ишетеп, шунда бардым, режиссеры Илдар Хаҗиев иде. Анда 14 ел постановка бүлеге мөдире булып үзешчәннәр белән эшләдем. Аннары Казанга журналистика бүлегенә укырга кердем, «КАМАЗ» радиосында хезмәт куйдым. Аннары Чаллы телевидениесендә, соңрак халык театры нигезендә ачылган яшьләр театрында да эшләдем. Ике өлкәне дә бертигез яраттым. Чөнки мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза идем. Татар теле укытучыбыз Фәимә Ситдиковна төрле бәйгеләрдә катнаштыра иде, кичәләрдә шигырьләр укый, концертлар алып бара идем.
– Журналистикада күбрәк нинди өлкәне яктырта идегез?
– Сәнгатьне билгеле. Радиода беренче тапшыруым да танылган баянчы Флера Хөрмәтова турында иде. Бик сәләтле бит ул. Чаллыга төзелешкә 80гә якын милләт вәкиле килде. Шушы кешеләр көндезен эшләп, кичләрен Энергетик мәдәният сараена йөрде. Аларның рухи тормышы кайнап торды. Илгиз Закиров, Әнәс Фәйрушин, Гөлзада Рзаева бик күп чаралар оештыра иде – завод түбәләрендә концертлар, Казан сәхнәләрендә спектакльләр куя идек. Авылдан килгән гади яшьләр белән бит! Ул тулай торакларга килеп керсәң – гармун тавышлары, җырлар ишетелеп торыр иде, ул «Пятачок»лар... Бар бәйрәмнәрне күмәкләп үткәрдек – халык бик актив иде. Хәзер мин «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөрим – анда да шул ук элеккеге комсомоллар икән, дип көләм. Авылларда концерт куябыз – анда тамашачы да, оештыручысы да өлкәннәр.
– Иҗатыгыз турында да сөйләгез әле?
– Үземне белгәннән бирле язам кебек (көлә). Мәктәптә укыганда шигырьләрем гел мәхәббәт турында иде. Театрда эшләгәндә дә бераз язгалый идем әле, аннары онытылды. Эш, гаилә, профком, атнасына өчәр мәртәбә туйлар алып бардым, вакыт та булмагандыр. 65 яшем тулгач, янәдән иҗатка тартылдым. Элеккеге хезмәттәшем, журналист Әгъния Миңнебаева бар булган шигырьләремне туплап, китап чыгарырга киңәш итте. Компьютерым да юк, бастыра да белмим. Журналист, корректор Гөлшат Нуретдиновага мөрәҗәгать иттем. Ул шигырьләремне укыды да: «Болар белән китап чыгарып булмый. Кая монда башка темалар – табигать, туган як, әти-әни?...» – диде. Шуннан соң кыш буе яздым – 200 шигырь өстәлде. Эш барышында Гөлшат аларны төзәтеп барды. 2022 ел ахырына беренче «Гомерем агышлары» җыентыгым, ә 2024 елны «Мин тормышка гашыйк», 2025 елны «Яшәү көче» китапларым дөнья күрде.
– Илһам булмаса да шигырь язып буламы?
– Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева әйтә: «Миңа өстән килә» – ди, ул утыра да яза. Мин исә башта макет ясаган кебек язам-язам да аннары рифмаларын, ритмнарын төзәтәм. Үземә-үзем боерык биргәндәй эшлим. Төнлә язам. Башкаларның җыр язганын күреп, мин дә кешедән калышырга тиеш түгел, дип план кордым. Әйтәләр бит, планың булса, аның 70 проценты тормышка аша, дип. Бер елда 40 җыр яздым. Рөстәм Хәйруллин «Туган ягым, әй, Нурлатым»а көй салган иде. Мәскәүдән – Илфат Миңнегалиев, Чаллыдан – Фәридә Сәхәбиева, Зөлфия Җиһан, Фәнис Гыйниятов, Яхья Фәсхиев, Түбән Камадан – Мөнҗия Хәлимова, Сарманнан – Гөлнара Якупова, Наратлы Кичү авылынннан Рөстәм Әхмәтханов белән хезмәттәшлек итәм. Күпчелек җырларым – патриотик рухта. Миләүшә Хәкимуллина «Без татар малайлары» дигән балалар җыры белән фестивальдә җиңү яулады.
– Чынлап торып иҗатка тотынгач, элекеге шигырьләрегезгә карашыгыз үзгәрдеме?
– Әйе. Бервакыт «Ләйсән» әдәби берләшмәсеннән кайттым да элеккеге шигырьләремдәге «әйе», «икән», «без», «сез» кебек сүзләрне сызып аттым. Алар урынына яңаларын куеп, барысын да диярлек үзгәртеп чыктым. Шунысы да бар, прозага караганда миңа шигырь язу җиңелрәк. Шулай да, соңгы китабыма тарихка кереп калсын дип,¸ авылдашларым турында мәкаләләр дә яздым.
– Шигырьләрегезне ничек кабул итәләр?
– Укыйлар, кайтавазлар язалар. Телефондагы кушымта аша бер-берсенә шигырьләр, җырлар җибәрүләре дә кешеләрнең иҗатка тартылуы инде ул. Күптән түгел Ильяс Әхмәев белән «Мин кайтырмын» дигән җыр яздык. Ул һәлак булган солдатларга багышлана. Ришат Шәйхетдинов аранжировка ясады, тере гитара тавышларын өстәгән, бик матур, көчле җыр, тамашачы ничек кабул итәр. Шулай да хәзер мәхәббәт темасына язасым килә.
– Сезгә шигырь язу нәрсә бирә?
– Ул минем бөтен барлыгым. Телефонымның хәтере тулгач, улым андагы бөтен шигырьләрем, җырларымны компьютерга күчерде. Ә анда мин бер нәрсә дә таба алмыйм, шуннан тормышымның бер кызыгы калмады. Һәр җырыма акча түләп аранҗировкалар ясаткан идем бит! Хәзер үземә максат куйдым – миңа 68 яшь, 70 кә кадәр җиде китап чыгарам. Сәламәтлек булса инде.
– Ни өчен җиде?
– Минем туган көнем 7 ноябрь. Бераз нумерология белән кызыксынган идем – 7сендә туган кеше үзенә күрә «революционер» икән, җыештыручы булып эшләсә дә бригадир була, имеш. Чыннан да шулай булды. Кая гына эшкә керсәм дә гел комсорг итеп куйдылар, аннары – профком. Тик тора торган түгелмен инде. Мәктәптә укырга да өлгерми идем, 11 вазыйфам – стена газетасын чыгару дисеңме, мәктәп кичәләренә сценарий язу, спорт ярышларында катнашу да минем өстә, вожатый булу да, берсе дә калмады.
– Революционерларга җиңел түгел бит.
– 32 яшемдә иптәшем башка хатынга чыгып китте, балаларны карарга кирәк, баш бала булу да җаваплылык өсти. Тормыш өйрәтә – оешасың, оештырасың, үзем дә кешедән калышырга яртамыйм. 50 яшьтә, улым Тимур өйләнгәндә, икенче тапкыр кияүгә чыктым. Минтаһир белән 18 ел бергә яшибез, Калмаш авылында йорт салдык, оныкларыма бабай булды – бик тәртипле кеше булып чыкты.
– Балаларыгыз да иҗат юлыннан киттеме?
– Юк. Менә оныгым Зәлинә миңа охшап тора. 2нче гимназиядә укыганда ук КВНда катнашты. Хәзер Казанга Елга техникумына укырга керде. Миңа сөйли: «Укый башлагач, директорга кердем дә: «Русча да, татарча да алып бара беләм», – дидем», – ди. Хәзер төрле чараларга чакыралар үзен.
– Яшьлегегзгә кайтып, үзегезгә киңәш бирә алсагыз, нәрсә дияр идегез?
– «Кияүгә уйлап чыгарга кирәк!» – дияр идем. Кеше төзәлми, үзгәрми, ничек кенә тырышсаң да. Аннары иҗат белән иртәрәк шөгыльләнәсем, филология юнәлешендә институтка укырга керәсем калган. Китапка да яшьрәк чакта тотынган булсам, әллә нинди романнар язган булыр идем инде (көлә). Хәзер вакыт җитми һәм сәламәтлек какшый башлый. Ә инде үткән гомеремә әйләнеп карагач, шуны исбатлый алам – Аллаһы Тәгалә начарлык кылучыларны барыбер тигезли ул, шуңа күрә яхшылык эшләргә кирәк, шул чагында үзеңә дә ул әйләнеп кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев