Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 март бәйрәме уңаеннан Татарстан Президенты ММЧ вәкилләре – хатын-кызлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләренең 40 процентка якыны - хатын-кызлар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиләре - хатын-кызлар белән традицион очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда республика һәм регионда эшләүче федераль ММЧ вәкилләре катнашты. Рөстәм Миңнеханов хатынкызларны 8 март яз...

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләренең 40 процентка якыны - хатын-кызлар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиләре - хатын-кызлар белән традицион очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда республика һәм регионда эшләүче федераль ММЧ вәкилләре катнашты. Рөстәм Миңнеханов хатынкызларны 8 март яз бәйрәме белән котлады, аларга бәхет һәм эшләрендә уңышлар теләде. «Хатын-кызлар бар нәрсәгә йогынты ясыйлар, шул исәптән сәясәткә дә, кабул ителүче карарларга да». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген хатын-кызның җәмгыятьтә, аеруча гаиләдә тоткан урыны бик нык. Журналисткалар белән бергә, Татарстан Президенты республика Хөкүмәте составына кергән хатын-кызларны санап чыкты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимият структураларында эшләү авыр, шул ук вакытта хатын-кыз гаиләсен дә онытмаска тиеш. Бүген очрашуда катнашучылар биргән сораулар күбесенчә социаль өлкәгә кагылды. Хатын-кызлар өчен Татарстан Республикасы Президенты нәрсә эшләр иде дигән сорауга Татарстан Республикасы Президенты, барлык хатын-кызларны да бәхетле итәр идем, диде. «Ә тротуарларны кар-боздан чистартып булмас микән?» - диде журналистка һәм бу теманы башкалар да бик тиз эләктереп алды. Рөстәм Миңнеханов та, шәһәр тирәлеге кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш, диде. Казанда бу җәһәттән күп эшләр башкарыла, шул исәптән «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында җәяүлеләр зоналары, яңа скверлар төзеләчәк, шулай ук иске парклар да торгызылачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. Казаннан соң без бу эшләрне республиканың башка шәһәрләрендә дә дәвам итәчәкбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шәһәр хатын-кызы авыл хатын-кызыннан аерыламы дигән сорауга Татарстан Республикасы Президенты, хатын-кызлар кайда да бик чибәр, диде, хәтта авылда эш бик авыр булса да. Ул авыл кешеләре тормышын җиңеләйтерлек республика программалары турында җентекләп сөйләде (авылларны су белән тәэмин итү, яктылык чыганакларын уздыру, мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләренә ремонт, фельдшерлык-акушерлык пунктлары һәм башкалар төзү). Бюджетка килгәндә исә, Татарстан Республикасы Президенты: «Санкцияләр, банк өлкәсендәге проблемалар, нефть бәяләре төшү - чыннан да уйландыра, - диде. - Матбугат та: «Бар да начар…», - дип яза. Чынлыкта исә хәлләр алай ук куркыныч түгел. Яхшыны уйларга кирәк. Федераль Хөкүмәт шулай ук төрле тармакларга ярдәм турында карарлар кабул итте. Киләчәккә өмет белән карарга кирәк, ситуация яхшы якка үзгәрәчәк - Украина конфликты да, нефть бәяләре дә». Нәрсәне булса да кыскарту турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хезмәт хакларын кыскартырга ярамый, социаль йөкләмәләрне - бигрәк тә. «Инвестицияләрне кыскартыргамы? Юллар салунымы? Балалар бакчаларынмы? Болай дөрес булмый!» Республикада туризм үсеше мәсьәләсенә кагылып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу тармакка җитди инвестицияләр кирәк. ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев