Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 мартка нинди чәчәк бүләк итәргә?

Яшь кызларга ак төс килешә, аларга ак лалә, роза, ландыш чәчәкләрен алырга мөмкин.

Кайсы чәчәкне сайларга, нинди букет алырга? Чәчәк кибетенә кергәч тә, башка килгән иң беренче сорау шундый. Күп кенә ир-атлар “Минем сөйгәнем чәчәк яратмый”, “Нигә чәчәккә акча әрәм итергә?”, “Чәчәк шиңә дә бетә, шампунь, порошок кебек кирәк яраклар алам, файдасы тияр ичмаса”,- дип әйтергә ярата. Тик, хөрмәтле көчле затларыбыз, алай дип әйтергә ашыкмагыз,зинһар! Сөйгән ярыгыз никадәр генә  “Чәчәк яратмыйм” дисә дә, шундый матур бәйрәм көнендә лаләләр урынына порошок күтәреп кайтып керсәгез, бердә күңелле булмас. Димәк, киттек чәчәк сайларга!

-Кыю, тәвәккәл, чая хатын-кызларга кызыл роза килешә.

-Тыйнак, оялчаннарга – сары һәм алсу төстәге розалар, лилия чәчкәләре.

-Шат күңеллеләргә төрле чәчәктән эшләнгән зур букет сайлагыз. Кыр чәчәкләрен дә алырга була.

-Иҗади туташ һәм ханымнарга экзотик орхидея алу отышлы. Гербер, цикламен, мускарий аларга бик ошаячак.

-Хуҗабикәләргә, гөл үстерергә яратучыларга чүлмәктәге чәчәк тә ошаячак.

-Әниегезгә, кызыгызга лалә, ландыш, ак хризантема алыгыз.

-Хезмәттәшләрегезгә лилия, каллы, гладиолус, ирис, мимоза, нәркис, лалә чәчәге бүләк итегез.

-Яшь кызларга ак төс килешә, аларга ак лалә, роза, ландыш чәчәкләрен алырга мөмкин.

Чәчәкне сайлау гына түгел, аны бирә дә белергә кирәк. Урамда суык булып, чәчәк бәйләмен гәҗиткә төреп бирсәләр, аны өйгә кергәнче үк алып куегыз. Кемне дә булса бәйрәм белән котларга килгәнсез икән, букетны сул кулыгызга тотыгыз. Кул биреп исәнләшкәч, букетны уң кулга күчерәсез һәм хуҗабикәгә тапшырасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев