8 меңнән артык вакансия бар
Быел «Россия эше» кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 11 013 граждан мөрәҗәгать иткән.
Бүгенге көндә 1 219 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә. Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 8 922 вакансия бар. Ел башыннан 5 868 граждан эшкә урнаштырылган, 147 млн 417 мең сум пособие түләнгән.
Фото: Яндекс.Дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев