Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтте.
Татарстан халкын 8 сентябрьдә көчле җил һәм яңгыр турында кисәттеләр
8 сентябрьдә Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә. Республикада урыны белән көчле яңгыр, томан һәм яшен булырга мөмкин, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә.
Белгечләр бу көнне сак булырга киңәш итә. Көчле яңгыр вакытында су баскан юл һәм участоклар аша үтәргә тырышмаска, шулай ук җир асты кичүләренә һәм башка тирән урыннарга төшмәскә кирәк.
Җил көчәйгән вакытта агачлар, реклама конструкцияләре һәм электр линияләре янында булудан сакланырга киңәш ителә.
Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта Татарстан халкына 112 бердәм номерына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев