Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләр

Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә.

Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана гариза юлларга тиеш. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак.
          Түләү гаилә  кеременә карап, республикада яшәү минимумы күләменнән чыгып (агымдагы елда ул 10 433 сум тәшкил итә) билгеләнә.
Билгеләү һәм түләү сроклары
          Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары Пенсия фондына кергән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Пособие  беренче тапкыр түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнелә. Алга таба акчалар пособие түләнелә торган айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр күчерелә. Пенсия фондына оешмалардан мәгълүматлар яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслаучы документлар кермәгән очракта, карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтыла. Түләү 17 яше тулмаган балаларга 12 айга билгеләнә. 
          1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән башлап, әмма бала 8 яшькә җиткәннән соң бирелә. 
          8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр МИР картасы буенча да, Россия почтасы хезмәте аша да түләнеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионный фонд